16+

Заманча Мэри Поппинс нинди була?

Татарстанда 1 ноябрьдән алты айдан өч яшькә кадәр балалары булган яшь гаиләләргә социаль няня рәсмиләштерү мөмкинлеге туа.

Заманча Мэри Поппинс нинди була?

Татарстанда 1 ноябрьдән алты айдан өч яшькә кадәр балалары булган яшь гаиләләргә социаль няня рәсмиләштерү мөмкинлеге туа.

Ярдәм әти-әниләрнең берсе югары уку йортында укыган, 30 яшькә кадәр Төп шарт: әти-әниләрнең берсе югары уку йортында укыгырга, бала балалар бакчасына йөрмәскә тиеш. Моңа өстәп, программада 30 яшькә кадәр яшьләр генә катнаша ала. Әлбәттә, ата-аналарның һәм баланың Россия гражданлыгы, шулай ук республикада даими яки вакытлыча теркәлү урыны булырга тиеш. Шулай ук ата-аналарның салым һәм җыемнар буенча бурычлары булмавы  да мөһим. Яңа закон, әлбәттә, яхшы. Тик бу шартларга туры килмәгән әти-әниләргә нишләргә? Бала караучы һөнәре заман таләбеме? Аңа ихтыяҗ бармы? Бу сорауга җавапны бергә эзләдек. 

Бала каручы хакы: иң арзаны һәм иң кыйммәте
Игъланнар сайтына кереп карагач, бала караучы, тәрбияче хезмәтенең никадәр киң таралган булуына инандым. Хәтта сайланып утырырга мөмкинлек тә бар. Мисал өчен, мин карап чыккан игъланнар арасында иң яшь няняга нибары – 16, ә иң өлкәненә – 58 яшь иде. Әлбәттә, бала караучы һөнәрен күбрәк хаты-кызлар үз итә. Шулай да ир-атлар арасында да бу эшкә алынучылар бар икән. 
Бәягә килгәндә, юрганыңа карап аягыңны сузасың инде. Бер сәгатькә няня чакырткан очракта ким дигәндә 250 сум әзерләп торырга кирәк. Тулаем алганда бәяләр 400-500 сум тирәсендә әйләнә. Хезмәтен кыйммәтрәк бәяләгән кешеләр дә бар. Бала караучыга бәя төрлелеге аның никадәр күп функция башкаруына да бәйле. Әйтик, бала караучы сабыегызны үз өендә караса, бәя арзанрак. Беренчедән, өйдән чыгып китәсе юк: үз балаларың белән бергә карарга була. Икенчедән, кеше йортында карау өстәмә җаваплылык инде ул. Кеше берәр әйберсен югалтып таба алмаса, гаепне сиңа сылтап куярга да мөмкин. Булмас димә, дөнья бу. 
Әгәр бала караучының машинасы бар икән, әлбәттә, бәя кыйммәтрәк булачак, чөнки тимер атлы няняларга өстәмә эш тә йөкләп була. Мәсәлән, баланы түгәрәккә илтергә, алып кайтырга. Машиналы бала караучылар бер сәгать өчен ким дигәндә 800 сум ала. 
Балага ашарга әзерләү, киемнәрен юу һәм башка өй эшләрен дә башкарырга кирәк икән, күңелегезне иркен тотып, тагын кесә бушатырга әзерләнегез. Игъланнар сайтында иң кыйммәтле няня – бер сәгать өчен 3 мең сум ала.

Айдар Закиров, тәҗрибәле бала караучы

Эш стажы:
- Ике балалы гаиләдә (3 яшь һәм 9 яшь)
- ДЦП белән авыручы балалы гаиләдә (11 яшь)
- Яшүсмер бала белән гаиләдә (14 яшь)
- Балалар бакчасы һәм күптөрле балалар сәламәтләндерү лагерында эшләгән.

– Бу һөнәргә ничек килдегез?
– Беркайчан да балалар белән эшләрмен дип уйламаган идем. Педагогика тормышыма очраклы рәвештә килде. Казан энергетика көллиятендә укыганда, җәйге ял вакытында балалар сәламәтләндерү лагерына әйдаман (вожатый) булып эшләп карарга булдым. Бу смена миңа шундый нык ошады ки, хәтта көллиятне тәмамлагач, психолог-педагог һөнәре буенча укырга кердем. Башка бернинди һөнәр дә сезгә чын, ихлас рәхмәт сүзләре, әһәмиятлек хисен бирә алмаячыктыр. Бала караучы булып эшләгәндә, мин янәдән балачак дөньясына кайтам. Гомумән, һәркемгә кайчак балачакка кайтып килергә кирәк дип саныйм.  

– Бала караучы, тәрбияче дигәч, күз алдында хатын-кыз образы туа. Сез ир-ат буларак һөнәрнең кыенлыкларын үзегездә сизәсезме?
– Киресенчә, миңа бу һөнәр бик җиңел бирелә. Башкалар бала караучы булып эшләвемне белгәч, бары җылы сүзләр ишетәм. Балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгәндә дә, миңа әти-әниләрнең дә, балаларның да үзгә караш иде. Балаларны тәрбияләү – ирләр эше түгел дигән сүзләрне ишеткәнем булмады. Дөресен әйткәндә, педагогикада ирләргә кытлык. Күпвакыт бала карарга сорап, баласын ялгызы тәрбияләүче әниләр мөрәҗәгать итә. Бала өчен күз алдында ир-ат образы булу, ирләр белән аралашу мөһим. Балалар да гаиләдә ир-ат булмагач, игътибарга сусый. 

– “Безнең баланы карый аласызмы?” – дигән тәкъдимнән соң, гадәттә, нинди сораулар бирәсез?
– Һичшиксез ата-аналардан баланың холкы турында сорарга кирәк. Яраткан уеннары турында белешергә. Аллергия, физиологик үзенчәлекләр турында сорыйм, чөнки мин мөмкинлекләре чикле балалар белән дә эшлим.  

– Бала холкын күрсәткәндә нишләргә. Кул күтәрү турында сүз дә юк. Ә менә балага тавыш күтәрергә ярыймы? 
–  Әлбәттә, балага тавыш күтәрергә ярамый. Начар кәефнең сәбәбен белү күпкә файдалырак булачак. Гадәттә, бу игътибар җитмәү белән бәйле. Стресс яки төп ихтыяҗларны канәгатьләндермәү, хис-кичерешләрне сүз белән аңлата алмау. Сәбәпкә төшенсәң, барысын хәл итеп була. Гомумән, киеренке очракларда, гадәттә, азмы-күпме әти-әнинең гаебе була. Ата да, ана да көне-төне эшли торган гаиләләр бар. Әлбәттә, алар моны балаларының ихтыяҗларын канәгатьләндерү, җитеш тормыш өчен эшли кебек. Әмма чынбарлыкта игътибар җитмәү зур проблемаларга китерергә мөмкин. Бер ханым баласын карарга сорады, без озак вакыт хезмәттәшлек иттек. Баланың әтисе юк иде. Ә ана рәттән икешәр сменада эшләде. Яшүсмер чак башлангач, егет әнисенең игътибарын җәлеп итү өчен өйдән кача, акча урлый, сыйныфташлары белән сугыша башлады. Гәрчә, моңа кадәр бик тәртипле, ипле бала булса да. Бу гамәлләренең сәбәбен ачыкларга тырышканда барысы да – әнисеннән игътибар җитмәүгә барып тоташа иде. 

– Артык кайгыртучан әти-әниләргә мөнәсәбәтегез нинди?
– Бу нормаль күренеш, чөнки ата-ана безгә иң кыйммәтле әйберләрен ышанып тапшыра. Дөрес, артык кайгыртучан әти-әниләр эштә комачаулый. Әмма кешегә каты бәрелеп тә булмый. Мондый очракта йомшак кына итеп, урау юллар белән, бөтен тел-сурәтләү чараларын бергә җыеп, аңлатырга тырышасың инде. Бала мөстәкыйль булырга өйрәнергә тиеш, чөнки тормыш диңгезендә аларга йөзәргә туры киләчәк. Бала бөтенләй “йөзә” белмәсә, аңа бик кыен булачак. 

– Иң авыр клиентлар ничә яшьлек?
– 14-17 яшьлек балаларны карау – иң кыены. Бу яшьтә баланың тормышка үз фикерләре формалаша башлый. Әгәр син аның фикердәше түгел икән, димәк, дошманы. Бу яшьтәге балалар белән уртак тел табу кыенрак, чөнки ул үз эченә бикләнә башлый. Яшьтәшләренең фикере өлкәнрәк яшьтәгеләр фикереннән мөһимрәк тоела. Андый балалар белән эшләгәнем булды, барысын урында хәл итәсең. Бөтен балага да туры килә торган универсаль кагыйдәләр юк. 

–  Мөмкинлекләре чикле балалар белән уртак телне ничек табасыз?
– Атна саен 5 көн иртәнге 8дән кичке 7гә кадәр ДЦП белән авыручы баланы карыйм. Мин баланы әти-әнисеннән ешрак күрәм булып чыга. Бик акыллы, ихлас егет. Үзенчәлекле балалар белән эшләү җиңелрәк тә кебек. Миңа аңа ярдәм итә алуым да рәхәтлек бирә. Әлбәттә, мөмкинлекләре чикле балалар белән эшкә алынганчы, әти-әниләре белән аерым очрашып, бар сорауларыма да ачыклык кертәм. Шуңа күрә бу очракта да, бала белән уртак тел табу авырлык тудырмады. Чөнки мин аның кызыксынулары турында алдан белә идем. 

– Балалар бакчалары яшь кадрлар җитмәүдән интегә. Игъланнар сайтын караган идем, бала караучы булып эшләүче яшьләр күп икән.
– Әлбәттә, яшьләр балалар бакчасына барырга ашкынып тормый. Бу, беренче чиратта, хезмәт хакы белән бәйле. Балалар бакчасында эшләгәндә 20 мең сум хезмәт хакы ала идем. Ә хәзер ай саен 100 мең сумга якын акча эшли алам. Балалар бакчасында эшне бик яратсам да, финанс сәбәпләр аркасында китәргә туры килде. Әти-әниләр хезмәт хакына өстәп акча түлибез дисәләр дә, бу хокук ягыннан дөрес түгел. Тәрбияченең хезмәт хакы белән зур шәһәрдә яшәү – “исән калырга” уены белән бер. 

– “Тәрбияче кул күтәргән”, – дип исемләнгән видеолар соңгы арада күп булды. Сез моңа нинди карашта?
– Балага, гомумән, кешегә кул күтәрүне аңламыйм. Әгәр балаларны яратмасаң, стресска чыдам булмасаң, бәлки, башка һөнәр сайларга кирәктер. Эшкә җаваплы карамаган кешеләр – һөнәрнең имиджын боза. Балалар лагерында эшләгәндә андый очракның  шаһиты булдым.

– Һәр әти-әни баласына нинди сораулар бирергә тиеш?
– Әгәр баланың холкы кисәк үзгәрсә, сезнең белән аралашудан кача башласа, сораулар гына аз булачак. Мондый очракта бала белән күбрәк вакыт үткәрергә, икегезгә дә ошый торган шөгыль табу яхшы булыр. Гаилә әгъзалары һәр кич көн дәвамында булганнарны сөйләүне дә гадәткә кертергә кирәк. Лагерьдә мондый кичәне шәмчек дип атыйлар. Интернетта шәмчекләрнең мисаллары бик күп. Аны төрле тематикада үткәреп була. Иң мөһиме бала аны яраткан кешеләренә хис-кичерешләрен сөйли алачак. 

“Хәзер яшь әниләр башкалардан ярдәм сорарга оялмыйлар”


Алинә Айдарова, журналист, ике бала әнисе: Җәмгыятьтә әле дә: “Гаилә бала караучыны яллый икән, димәк, алар яхшы әти-әни була алмыйлар”, – дигән фикер яши. Мин моның белән килешмим. Әти-әни бала караучы хезмәтеннән файдаланса да, бала өчен җаваплылыкны үз өстеннән төшерми. Аллаһка шөкер, хәзер яшь әниләр башкалардан ярдәм сорарга оялмыйлар. Күптән генә Актанышта бер өлкән яшьтәге ханымнан интервью алдым. Каенанасына: “Бала табам, толгакларым башлана”, – дип әйтергә курыккан. Күз алдына китерегез, ул лапаста бала тапкан. Хәзер, Аллаһка шөкер, авырлы чакта да, бала тугач та күпкә җиңелрәк. Кер юу машинасы, тузан суырткычлар эшләп тора. Бала үстерү өчен рәхәт вакытта яшибез. Безне үстергән әбиләр, әниләргә сокланып карыйм. Өсте-өстенә бала тапканнар, мал-туарны да караганнар, әле бит заман уңайлыклары да булмаган. 
Няня алу мәсьәләсенә килгәндә, беренче чиратта, үзеңә сорау бирергә кирәк: “Мин үземә бала караучы ялларга рөхсәт итәме?” Әлбәттә, туганнар, каенана тарафыннан тискәре фикер әйтүчеләр дә булырга мөмкин. “Без үстердек бит әле. Ничек баланы чит кешегә калдырып китәсең?” – дип әйтүләре гадәти күренеш. Икенчедән, бала караучы яллау финанс мөмкинлекләрдән тора. Өченчедән, ир-атның хатын-кызга булган мөнәсәбәтен дә исәпкә алырга кирәк. Мәсәлән, ир-ат хатынының нәрсәдер эшләргә җитешмәвен белеп, үзе ярдәм итә алмагач (чөнки ир-ат акча эшләү белән мәшгуль), бала карау белән шөгыльләнүченең хезмәтеннән файдалана ала. Минем очракта, әйтик, ирем үзе няня алырга тәкъдим итте. Улыбызның теле соң ачылгач, табибларга мөрәҗәгать итәргә туры килә. Төпчек улымны үзем белән интектереп йөртмәс, без бала караучы ялладык. Баланы гел әби-бабайга калдырып та булмый бит. Моңа өстәп, алар гел янәшәдә дә булмаска мөмкин. Мондый очракта, әлбәттә, бала каручы – зур ярдәм. Барыбер бала табу буенча ял вакытында 1-2 сәгатькә дуслар белән дә күрешеп аласы килә. Хатын-кыз бала тапкач, бар дөньясын онытырга тиеш түгел. Без дә гап-гади кешеләр бит. 

“Өлкән буын безнең фикерләргә дә колак салсын иде”

Рания Бикметова, яшь әни: Социаль няня бирү – яхшы яңалык. Әлбәттә, нечкәлекләрен өйрәнеп бетергә кирәк. Хәзер яшьләр күп очракта аерым торалар, әби-бабайлар да эшли, лаеклы ялга чыгып та өйдә утыручылар аз. Барыбыз да акча дип чабабыз. Няня хезмәтеннән файдаланырга уйласаң да, алдан әзерләнергә кирәктер. Тәрбияче 1-2 көн әни һәм бала белән бергә торырга тиеш. Төрле бала була бит: ятсыналар, һәреберсенең үз режимы бар. Бала вакытында йокламаса, көйсезләнергә мөмкин. Ашау-эчү, кием-салымны да алдан хәл итәргә кирәк. Безнең няня хезмәтеннән файдаланган юк әле. Баланы, гадәттә, әни белән калдырып китәм. Әни эшен алдан көйләп куя да, мин тыныч күңелем белән эшләр буенча йөрим. Андый вакыт аена 3-4 тапкыр булырга мөмкин. Уку йортында белем алучы әти-әниләргә исә, янәшәдә социаль няня булу, бик уңайлы булыр иде. Мәсәлән, мин укуны узган ел гына тәмамладым. Йөклелек җиңел узды, уку дистанцион форматта иде. Июнь аенда диплом мәшәкатьләре белән генә кыенрак булды. Зур корсак белән ноутбук янында утыру җиңел түгел инде. Соңыннан кан басымы югары дип хастаханәгә салдылар. 3 көн дипломны шунда якладым (көлә). Аннан университетка, чыннан да, диплом якларга киттем. 8 июль диплом алдым, 12 июль кызым туды. 
Бала тапкач, 1 ай миңа кыенрак булды. Элеккеге кебек ирекле булмавыңа төшенәсең. Барасы җирең булса да, баланың йокы сәгатенә көйлисең. Балага документлар алу мәсьәләсе менә, аерым бер квест. Иң кыены шулдыр, билләһи. Эшне бераз тәртипкә салып була бит инде... 
Әлбәттә, яшь әни булу – үзгә хисләр уята. Моңа өстәп бөтен кешенең сине өйрәтәсе дә килә башлый, шуңа күрә гаилә аерым фатирда яши икән, бу зур бәхет. Интернетта табибларның киңәшләрен карап, өйрәнеп була. Хәзер мәгълүмат күп, шуңа күрә бала үстерү җайлы. Хәзер башка замана, күп нәрсә үзгәрде. Элек әби-бабалар эшләгән гамәлләр медицина күзлегеннән дөрес булмаска да мөмкин. Өлкән буын безнең фикерләргә дә колак салсын иде. 

“Хезмәт хакын гадел түлибез”

Рамилә Хәйретдинова, җырчы-алып баручы, 3 бала әнисе: Әминә белән Салаватны үстергәндә бала караучы алмадым. Хәзер исә, чит төбәкләрдә дә мәҗлесләрне күп үткәрәбез, шуңа күрә төпчек улыбызга бала караучы кирәк булды. Эшләмәгән көнне баланы үзем карыйм, билгеле. Ә чараларга барганда үзебез белән улыбызны һәм няняны алабыз. Салават белән Әминә кечкенә чакта безгә әти-әниләр бик ярдәм итте. Балаларны алар белән калдыра идек. Ул вакытта әни дә яшьрәк иде. Балалар җәйге ялларын авылда үткәрделәр. Шимбә-якшәмбе балаларны Рамилнең әнисе карап тора иде. Барысын да зур рәхмәт! Әти-әниләр дә олыгая, безнең дә мөмкинлегебез бар, шуңа күрә соңгы арада аларга балаларны калдырганым юк. Мөхәммәтәминне әби-бабайларына калдыра алмыйм, чөнки аны күкрәк сөте белән имезәм. Бала караучы кешебез безнең өчен чит-ят кеше түгел. Без дүрт ел таныш, ул мәдрәсәдә укыта иде. Хезмәт хакын гадел түлибез. Һәркемнең хезмәте бәяләнергә тиеш. Дөреслек дуслыкны бозмый.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

9

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading