16+

Үзара салым: күпнеке – күп, азныкы аз була

Киләсе атнаның 18 ноябрендә республиканың 43 районында урнашкан 844 җирлектә үзара салым кертү буенча референдум узачак.

Үзара салым: күпнеке – күп, азныкы аз була

Киләсе атнаның 18 ноябрендә республиканың 43 районында урнашкан 844 җирлектә үзара салым кертү буенча референдум узачак.

Әлеге чара 827 авыл һәм 17 шәһәр җирлегендә оештырыла. Үзара салым кертү буенча референдумнар 2013 елдан бирле уздырылып килә. 2013-2018 елларда 806,9 миллион сум акча җыелган. Елга бер тапкыр түләнә торган үзара салым акчасының күләмен референдум уздырып халык билгели. Алардан җыелган салым дәүләт тарафыннан финанслана, ягъни халыктан җыелган һәр 1 сум акчага дәүләт 4 сум өсти. Акча күбрәк җыелган саен, дәүләттән дә ул күбрәк артып кайта. Акчаны нинди максатларга тотасын авыл кешеләре үзләре хәл итә. Үткән елны әлеге акчаларга бик күп авылларда юллар, күперләр салынган, су белән тәэмин итүгә, территорияне төзекләндерүгә, зиратларны тәртипкә китерүгә, чишмәләрне чистартуга, транспорт сатып алуга тотылган. Кайбер авылларда балалар мәйданчыклары, ял итү урыннары да булдырыла.

Биектау районының Дөбьяз авылы җирлегендә быел 300әр йөз сум җыярга уйлыйлар. Әлеге авыл җирлегенә алты авыл керә. Аларда 2200 кеше яши.
– Халык, авылдагы уңай якка барган үзгәрешләрне күреп, үзара салым акчасын җыюда актив катнаша. Быел салым җыю 91,2 процентны тәшкил итте. Киләсе елга җыеласы акчаны бөтен авылларда да юллар салуга тотачакбыз. 2013 елдан бирле зират коймалары алыштырылды, чишмәләр төзекләндерелде, утлар кертелде. Авыл әкренләп ямьләнә бара, – дип сөйләде безгә авыл җирлеге секретаре Гөлинә Садриева.

Балык Бистәсе районының Юлсубино авылында быел юллар салынган. Авыл халкының куанычы эченә сыймый. Бергәләп, бердәм булып тотынганда, еллар буе хәл ителми яткан проблемаларны да чишеп була икән. Быел авыл халкы кеше башыннан 1000 сум акча җыйганнар. Киләсе елга да шуның кадәр җыярга исәплиләр.

– Авыл халкы гына түгел, читтә яшәүче авылдашларыбыз да булышты. Өчәр мең сум акча җибәрүчеләр дә булды. Авылны яшәртәсе, яшәтәсе килә. Читкә киткәннәр өчен дә туган авыл иң кадерле җир, алар әле дә авылыбыз дип яши. Хәзер инде көзге пычракта да әйбәт юллардан йөрибез. Авылга кайтып йөрүчеләр өчен дә күңелле, – ди авыл җирлеге башлыгы Харис Гатиятов.

Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы ассоциациясе матбугат үзәгеннән алынган мәгълүматларга караганда, авыл җирләрендә үзара салым акчасының күләме узган ел 100 сумнан 1370 сумга кадәр булган. Бер кешегә уртача алганда 300 сум туры килә. 2017 елда халыктан барлыгы 203,5 млн сум җыелып, республика бюджетыннан шуңа 835,6 млн сум өстәп бирелгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    АНЫН ОСТЭП БИРЕЛЭ ТОРГАН СУММАСЫН ГЫНА БИРЕП БУЛМЫЙ МЕНИ ХАЛЫКТАН ЖЫЙМЫЙЧА БОЛАЙДА ОЧЫН ОЧКА ЯЛГАП ЯШЭГЭН АВЫЛ КЕШЕСЕНЭ ОСТЭМЭ ТУЛЭУ БИТ БУ ШЭХЭРЛЭРДЭ ЮЛНЫ ПОДЬЕЗД ТОБЕНЭ КАДЭР САЛАЛАР АКЧА ТУЛЭМИ БЕРСЕДЭ АВЫЛДА ХАЛЫК БУЛАЙДА АЗ КАЛДЫ АЗРАК БУШ ДИГЭН ЭЙБЕРНЕ КЕРТЕРГЭ КИРЭК

    Мөһим

    loading