16+

Үзара салым – үзебез өчен

Бу атнаның ял көнендә авыл җирлекләрендә үзара салым кертү буенча референдумнар узачак. Республика районнарына командировкаларга еш йөрибез. Авыл халкы үзара салым акчасына юллы булулары, зиратларны төзекләндерүләре, урамнарның яктыртылуы, су үткәргечләрнең яңартылуы һәм башка шундый зур эшләр эшләнүе турында сөенеп сөйли. Аны җыюга халык акрынлап ияләшә бара.

Үзара салым – үзебез өчен

Бу атнаның ял көнендә авыл җирлекләрендә үзара салым кертү буенча референдумнар узачак. Республика районнарына командировкаларга еш йөрибез. Авыл халкы үзара салым акчасына юллы булулары, зиратларны төзекләндерүләре, урамнарның яктыртылуы, су үткәргечләрнең яңартылуы һәм башка шундый зур эшләр эшләнүе турында сөенеп сөйли. Аны җыюга халык акрынлап ияләшә бара.

Җыелган акча читкә китми, бер сумга дүрт сум исәбеннән дәүләт субсидиясе алынып, авылда хәйран зур эшләр башкарыла. Авыл тормышындагы мөһим мәсьәләләр шул акча хисабына хәл ителә.

Татарстанның Муниципаль берәмлекләр советы мәгълүматларына караганда, җирле мәсьәләләрне хәл итү өчен үзара салым җыю буенча референдумнар бу якшәмбе республиканың 852 авыл җирлегендә һәм 20 шәһәр җирлегендә үтәчәк. Үзара салым кертү буенча референдум үткәрү турындагы карарны җирлекнең вәкиллекле органы халык белән очрашулардан соң кабул итә. Ул, тавыш бирүгә 45 көн кала, җирлекнең уставында каралган рәсми чыганакларда игълан ителергә тиеш. Үзара салым кысаларында, һәр кешедән җыела торган акчаның күләме төрле авылда төрлечә булырга мөмкин. Узган ел республика буенча бу сан уртача 282 сумны тәшкил иткән. Акча шул авылда теркәлгән 18 яшьтән өлкәнрәк һәр кешедән җыела. Әмма авыл җирлеге I һәм II төркем инвалидларга, сугыш ветераннарына, студентларга, күп балалы гаиләләргә, тыл хезмәтчәннәренә ташлама да ясый ала. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, ташламаларга хокуклы кешеләр саны муниципаль берәмлектә яшәүчеләрнең 30 процентыннан да артмаска тиеш. 2013-2017 еллар аралыгында халыктан җыелган үзара салым акчасының гомуми суммасы 584,9 млн сумны тәшкил иткән. Дәүләт керткән акчаны да исәпләгәндә, җирлекләргә барлыгы 2,8 млрд сумнан артык акча бирелгән.

Авыл җирлекләре акчаны апрель аена кадәр җыеп тапшырырга тиеш. Никадәр иртәрәк җыелган саен, дәүләт акчасы да шулкадәр тизрәк кайтып, авыл җирлекләрен төзекләндерү эшләре дә иртәрәк башлана. Үзара салым акчасы җыюда бүген иң актив районнар булып Мөслим, Кукмара, Арча, Балтач исәпләнә, диделәр безгә республиканың муниципаль берәмлекләр советыннан.

Рифкать Баһауов, Питрәч районының Күн авылы җирлеге башлыгы:
– Быел халыктан җыелган акчаны авыл җирлегенә кергән өч авылның да урамын яктыртуга һәм Күн авылындагы үзәк урамнарның берсенә вак таш җәюгә тоттык. Өч ел рәттән үзара салым акчасының күләмен 500 сум итеп билгеләдек. Быел да шулай булачак. Ул акчага Кызыл Яшьләр авылында чишмәгә су торбасы сузарга, Әлбәден авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбыз истәлегенә яңа һәйкәл куярга, Күн авылының бер урамына таш җәяргә планлаштырабыз. Узган ел өч авылдан барысы 325 мең сум акча җыелды.

Марат Заһидуллин, Чистай районының Каргалы авылы башлыгы:
– Үзара салым акчасы хисабына ике ел эчендә авылның юл проблемаларын хәл иттек. Киләсе елга су торбаларын алыштырырбыз дип торабыз. Үзара салым акчасы авылдагы проблемаларны чишүдә зур ярдәм булып тора. Үткән ел урамнарга вак таш җәелде, чишмәләр яңартылды, күперләр төзекләндерелде. Халык та канәгать, авыл да матурая.

Зөлфия Хәлиуллина фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Һаман авыл халкын изэлэр 6000 алып эшлэгэннэр бар эшсез калган авыллар куп Фермерлар карасын урамнарны аларга дэулэт ярдэм итэ Шэһэр халкы рэхэттэ асфалҗт подез тобенэ кадэр жэелгэн Бер дворник кар корэгэнне 1000 кеше котеп ята Чирпаттан корэсэлэр 10 елга бер туры килэ !!

    Мөһим

    loading