16+

«Зиратка хатын-кызга керү тыела» дигән сүз белән һич килешмим»

Көннәр җылытып, җир өсләре җилләүгә, бөтен тирә-якта язгы җыештырулар – өмәләр башлана. Кыш буе җыелган чүп-чардан арынуга, җир-анабыз үзе дә куанып, иркен сулыш ала төсле. Юкка гына, чисталык – сәламәтлек нигезе дип, әйтмәгән шул борынгы бабаларыбыз.

«Зиратка хатын-кызга керү тыела» дигән сүз белән һич килешмим»

Көннәр җылытып, җир өсләре җилләүгә, бөтен тирә-якта язгы җыештырулар – өмәләр башлана. Кыш буе җыелган чүп-чардан арынуга, җир-анабыз үзе дә куанып, иркен сулыш ала төсле. Юкка гына, чисталык – сәламәтлек нигезе дип, әйтмәгән шул борынгы бабаларыбыз.

Безнең гаиләдә дә, һәр ел саен, иртә язда, бакыйлыкка күчкән якыннарыбызны зиярәт кылу, аларның каберлекләрен җыештырып, тәртипкә салу, чәчәкләр утырту матур бер традициягә әйләнде. Һич тә зарланып әйтүем түгел, ирем белән икебезнең яктан да бакыйлыкка күчкән әби-бабайлар, әтиләр, туганнар шактыйга җыела. Берсен дә читтә калдырырга ярамый, чөнки әрвахлар бездән һәрчак хәер-дога өмет итеп тора, диләр бит. Аларның каберлекләрен карап, җыештырып торуны без изге бурычыбызга саныйбыз.
Үземнең әтием бик яшьли вафат булгач, әнием безне аның каберенә бик еш алып бара иде. Шулай итеп ул әлеге игелек орлыкларын кечкенәдән безнең күңелләребезгә сала белгән. Олы йөрәкле әнием үзе дә бездән калышмый әлеге эшләрдә бүген дә башлап йөри, безгә киңәшләрен бирә.

Зиратыбызда караучысыз калган каберлекләрне дә еш очратырга туры килә. Уйлап карасаң, һәрберсенең туганы, якыны исән-сау. Тик кайбер кешеләрдә игътибар, ихтирам хисләре җитеп бетми шул, кызганычка. Андый каберлекләргә карап җан әрни... Ирексездән, ник бу кешеләр шулкадәр каты бәгырьле икән, дип уйлап куясың. Үзебездән соң киләсе буынга нинди үрнәк курсәтәбез соң без, кешеләр? Кайберәүләр әби-бабасының гына түгел, хәтта әти-әнисенең дә каберен белми бүгенге көндә...
Кайбер дин әһелләренең «Зиратка хатын-кызга керү тыела» дигән гыйбәрә белән дә һич килешми минем күңелем. Башыңа яулыгыңны бәйләп, гаурәт урыннарны каплап, таһарәтеңне алып килсәң, монда кереп, җыештырып, дога кылып чыгуның бер зыянын да күрмим мин шәхсән үзем. Бәлки бу сүзләрем белән килешмәүчеләр дә булыр. Кемне дә булса рәнҗетсәм, алдан ук гафу үтенәм. Әмма чүп басып, ташландык хәлдә калганга караганда, шау чәчәкле гөлләргә төренеп утырган каберлекләр әрвахлар рухын бер дә рәнҗетмидер дип уйлыйм. Бу игелекле гамәлләрдән читләшмик, үзебез исән чакта балаларыбызга да әлеге вазифаны тапшырып калырга тырышыйк без! Барлык кылган гамәлләребездән Аллаһ Тәгалә риза булса иде!

Гөлчәчәк Садретдинова-Хаҗиева, Азнакай

Дамир Бәдриев  фотосы

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    а алемнар нигядер дяшмиляр коранда ничек кушкан без шулай эшляргя тиеш барчабызнын теляге белян яналыклар кертмиек дигян куркыныч борчыймы икян белемле имам .. коран хафизлар жаваб бирегез

    Мөһим

    loading