«Питрәч районының Чуча авылында зират юк. Мәетләрне дә бакча башына гына алып чыгып күмәләр икән», – дигән сүзләр әлеге авыл белән кызыксынып, аны күреп кайту теләген уятты.
Скопировать ссылку
«Питрәч районының Чуча авылында зират юк. Мәетләрне дә бакча башына гына алып чыгып күмәләр икән», – дигән сүзләр әлеге авыл белән кызыксынып, аны күреп кайту теләген уятты.
Зираты чыннан да юк авылның. Ә вафат булган кешеләрнең бакча башларында гына күмелүе шул килеш имеш-мимеш булып кына калды. Бер урында гына җиргә сеңеп үк беткән, тәрене хәтерләткән агачтан ясалган тамга күзгә чалынды чалынуын. Монда яшәп калган халык сүзләренә караганда, кайчандыр авылда иске карашлы кешеләр (староверлар) яшәгән, имеш.
Рус авылына Чуча атамасын кем биргәнлеге билгесез. Аның нәрсә аңлатканын да әйтүе кыен. Ә авылның үзе турында XVII гасырларда ук билгеле булганлыгы мәгълүм. Хәер, зираты да, чиркәве дә, кайчандыр «миллионер колхоз» дигән исеме дә, тырыш халкы, яшел хәтфәдәй сибелгән бәпкә үләне үскән ишегалдында гөж килеп уйнап йөргән бала-чагалары да булган авылның. Ә хәзер биредә нибары ике йортның гына тәрәзәсендә ут яна. Авыл башындагы беренче йортта гомер буе шушында яшәп картайган ирле-хатынлы Мария белән Алексей Силантьевлар һәм аларның өйләнмәгән уллары Михаил яши. Өлкәннәр авырып торганлыктан, үзләрен күреп сөйләшергә насыйп булмады. Ә менә икенче йорт хуҗалары – ирле-хатынлы Татьяна Шестопалова һәм Алексей Мокшин – безнең белән бик теләп аралаштылар.
Татьянаның әнисе тумышы белән күрше авылдан булган. Үзе хәрби ире белән төрле җирләрдә дөнья гизгәч, пенсиягә чыкканнан соң әлеге авылга кайтып урнашканнар. Берничә елдан гомер иткән ире вафат булгач, Татьяна шушы авыл кешесе Алексей белән кавышкан.
– Әби-бабайларның яшәгән урыннары булганга күрә, җан тартып кайтаргандыр инде. Ирем хәрби хезмәт кешесе булгач, һәрвакыт халык аз яши торган урыннарда гомер иттек. Шуңа күрә бу авылга кайтып төпләнергә булдык. Монда яшәү бер дә күңелсез түгел, – ди Татьяна.
Ире Алексей шушы авылда туган, гомер буе шушында яшәгән.
– Әти мәрхүм балта остасы иде. Авылда зур гына ат фермасы бар иде. Ул озак вакыт шунда да эшләде. Аның сөйләвенчә, авылда 100ләп йорт булган. Мин аның гөрләп торган чакларын да хәтерлим әле. Заманында Чуча аерым колхоз иде. Соңыннан аны Ковал авыл җирлегенә керттеләр. Ун еллап элек кенә дә монда биш-алты йорт бар иде әле. Хәзер менә шушы ике йорт кына калды, – ди Алексей.
Комментарийлар