16+

Үзмәшгульләр арасында сирәк һөнәр ияләре дә бар

Татарстанда үзмәшгульләрнең саны 46300гә җиткән. Алар арасында күпчелекне такси йөртүчеләр, өй кондитерлары, фатирны арендага биреп торучылар тәшкил итә.

Үзмәшгульләр арасында сирәк һөнәр ияләре дә бар

Татарстанда үзмәшгульләрнең саны 46300гә җиткән. Алар арасында күпчелекне такси йөртүчеләр, өй кондитерлары, фатирны арендага биреп торучылар тәшкил итә.

Шул ук вакытта сирәк һөнәр ияләре дә бар. Фәрит Фәйзуллин – шуларның берсе. Ул висцераль терапия (ягъни эчке органнарга мануаль терапия) белән шөгыльләнә. Моның буенча үзенең методикасы да бар. Хиҗама һәм массаж да ясый, сөлек тә куя. Иң нәтиҗәле дәвалау ысулы дип хиҗаманы атый. Әлеге эш белән Фәрит унҗиде елдан артык шөгыльләнә икән. 

– Ул вакытта әле хиҗаманың нәрсә икәнлеген белүче дә юк диярлек иде. Соңгы өч-дүрт елда гына популярлашты ул. Аның сәламәтлек өчен файдасы чынлап та бар. Хиҗама җитди авырулардан да котылырга булыша. Хәтта операция ясатырга тиешле кайбер кешеләр, аны ясатканнан соң, тулысынча дәваланып китә. Бер пациентның бавыры зурайган иде, бер тапкыр ясаган хиҗамадан соң ул кечерәйде. Аны кан басымы югары булганнарга, хроник арыганлыктан, арка, баш авыртуларыннан җәфаланучыларга файдасы бар. Профилактика максатыннан хиҗаманы айга бер тапкыр, һичьюгы елына дүрт мәртәбә ясатырга кирәк, – ди Фәрит.
Висцераль терапия исә эчке органнарның халәтен яхшырта, мускул киеренкелеген бетерә, шуның белән авыртуларны басыла. Эчке органнар белән эшләү вегетатив һәм үзәк нерв системасына да уңай тәэсир итә, ди. 

Бер ай элек кенә Фәрит үзмәшгуль булып теркәлгән. Ул массаж һәм хиҗама ясап кына калмый, теләге булганнарга семинарлар да оештыра. Ә аларга укыганлыкларын раслап, хуҗаларына алып кайтып бирергә чек кирәк. Фәрит эш дәверендә шушы кыенлык белән очрашкан. Моның өчен шәхси эшмәкәр булып теркәлергәме, әллә берәр җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять булдырыргамы дип уйланып йөри торгач, аңа консалтинг үзәгендә эшләүче белгеч үзмәшгуль булып теркәлергә тәкъдим итә. “Бүген иң отышлысы шул. Бик җайлы булып чыкты: чек та бирә алам, салымны да каядыр барып түләп йөрисе, хисап та тапшырасы юк”, – ди Фәрит. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading