16+

Үзмәшгульләр "Бәхетле" белән берләшә

Ун-унике кеше эшли башлады да инде. Берничә төрдә торт һәм зефир эшләп саталар. Үзмәшгульләрдән цехта эшләгән өчен аренда хакы алынмый.

Ун-унике кеше эшли башлады да инде. Берничә төрдә торт һәм зефир эшләп саталар. Үзмәшгульләрдән цехта эшләгән өчен аренда хакы алынмый.

Өй кондитерлары “Бәхетле” сәүдә челтәре белән берләшеп эшләргә булган. Аларның товарларын кибет киштәләреннән алырга да була инде, дип сөйләде безгә “Үзмәшгульләргә ярдәм итү үзәге” генераль директоры Лиана Пахарева. 

Әлеге инициатива белән “Бәхетле” кибете директоры Мөслимә Латыйпова үзе чыккан һәм фикер алышулардан соң ул үзмәшгульләр өчен җитештерү цехында алтмыш эш урыны булдырган. 

– Ун-унике кеше эшли башлады да инде. Берничә төрдә торт һәм зефир эшләп саталар. Үзмәшгульләрдән цехта эшләгән өчен аренда хакы алынмый. Эш шартлары тудырылган, бу безнең өчен бигрәк тә мөһим иде, чөнки күпләп җитештерергә теләгән үзмәшгульләрнең өйләрендә мондый шартлар юк. Аннары санитария шартлары да үтәлергә тиеш бит. Бөтен кирәкле җиһазлар да урнаштырылган, продуктларына сертификатны “Бәхетле” бирә. Чимал да аларга күпләп сатып алына. Әзер товарны сатарга да проблема булмаячак, – ди Лиана. 

Үзмәшгульләр бу товарларын өйдә дә эшләп сата ала, бернинди дә чикләүләр юк.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading