16+

Зоопарк журналистлардан пальма көтә

Африка континентында яшәүче кешеләрнең кайберләре филләрне һәм жирафларны гомерләрендә дә күрмәскә мөмкиннәр. Бу җәнлекләр анда бөтен җирдә дә йөрми чөнки.

Зоопарк журналистлардан пальма көтә

Африка континентында яшәүче кешеләрнең кайберләре филләрне һәм жирафларны гомерләрендә дә күрмәскә мөмкиннәр. Бу җәнлекләр анда бөтен җирдә дә йөрми чөнки.

Пальма агачы исә Африканың бөтен тарафында да үсә, җирле халык пальманы бик ярата.
Казан зооботаника бакчасының Африка җәнлекләре тупланачак яңа «Река Замбези» өлешендә пальмалар юк. Африка, пальмадан башка, камиллеккә ирешмәгән яки бер ягы китек «түбәтәйсез татар» кебегрәк күренеш инде ул, минемчә. Төзелеш эшләренең барышы белән чираттагы танышуга килгән Казан мэры Илсур Метшинга шушы мәсьәләдә кызыксынып сорау бирдем.

– Зоопаркның яңа өлешен төзү шактый озакка сузылды. Безнең гаилә сатып алган зебралар да көтә ачылышны. Татарстан Президенты ярдәмендә зур эш башкарылды, иганәче предприятиеләр биргән 114 миллион сумга җәнлекләр сатып алынды. Җәнлекләрнең күпчелеге октябрь аена кайтып бетәчәк. «Река Замбези»ны августта ачу ниятләнелә, ләкин бу әле эшчәнлекнең башлангычы гына, зоопаркны формалаштыру дәвам итә. Хәзер үк инде зоопаркның яңа өлеше «Мадагаскар» мультфильмындагы шикелле матур күренешләргә бай, – диде мэр Илсур Метшин.

Башкала мэры, пальмалар да булачак, дип өздереп әйтмәде. Шунлыктан, соравымны «Казан зооботаника бакчасы» муниципаль учреждениесе директоры Фәнис Нурмөхәмәтовка да җиткердем.

– Ясалма пальма урнаштырырга була, әлбәттә. Әйдәгез журналистлар, җыелышып, бер пальма куегыз, – диде ул.

Фәнис әфәнде «журналистлар бик бай кешеләр», дип уйлый, ахрысы. Татарстан Журналистлар берлеге башлангычында, республика журналистлары 30-40 сум акча җыешса, 4-5 метрлы пальма ясатырга була инде анысы. Журналистлар үрнәгенә башкалар да кушылыр иде бәлки. Һади Такташ урамында «Казан зооботаника бакчасы» янәшәсендә төзелә торган «Река Замбези»да эшләр инде ахырына якынлашып килә, ул бик матур һәм кызыклы булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading