16+

100 яшьлек Салих Мөбарәков: «Гаиләбездә электән килгән гадәт буенча, сайлауларга мин һәрвакыт иртәнге якта барам»

Салих Мөбарәков сайлауларда катнашып, киләчәк буынга үрнәк күрсәтүен үз бурычы дип саный.

100 яшьлек Салих Мөбарәков: «Гаиләбездә электән килгән гадәт буенча, сайлауларга мин һәрвакыт  иртәнге якта барам»

Салих Мөбарәков сайлауларда катнашып, киләчәк буынга үрнәк күрсәтүен үз бурычы дип саный.

252 нче сайлау участок комиссиясендә Казан шәһәренең иң өлкән кешесе үз тавышын биргән. Салих Мөбарәков - Бөек Ватан сугышы ветераны.

Өлкән яшьтә булуына карамастан, ветеран бюллетеньнарны үзе тутырып, үзе тавыш бирү тартмасына салды. Ветеран сайлауларга ничә ел баруын төгәл генә әйтә дә алмый: "Бик күп булды инде", - ди ул елмаеп.



"Гаиләбездә электән килгән гадәт буенча, сайлауларга мин һәрвакыт иртәнге якта барам",- дип сөйләде Салих ага журналистларга. Сайлауга йөрергә картлык комачаулык итми, үзебезнең киләчәкне үзебез сайларга тиешбез. Салих Мөбарәков соңгы елларда республикада яхшы якка гаҗәеп зур үзгәрешләр булды ди һәм моның киләчәктә дә дәвам итүен тели.



Сайлаучыны сайлау участогына оныгы һәм аның хатыны озата килгән. "Өлкән яшьтәгеләрнең өйдә тавыш бирү мөмкинлеге булса да, бирегә килдек", - ди килене Лариса Маликова.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading