16+

«18+» билгеләре китапларга да куелачак

Басма һәм массакүләм коммуникацияләр федераль агентлыгы (Роспечать) китап продукцияләре өчен «0+», «6+», «12+», «16+» һәм «18+» билгеләрен куллану буенча тәкъдимнәр проектын эшләгән.

«18+» билгеләре китапларга да куелачак

Басма һәм массакүләм коммуникацияләр федераль агентлыгы (Роспечать) китап продукцияләре өчен «0+», «6+», «12+», «16+» һәм «18+» билгеләрен куллану буенча тәкъдимнәр проектын эшләгән.

«Балаларны сәламәтлекләре һәм үсешләренә зыян китерә торган мәгълүматтан саклау турында»гы Федераль закон буенча, 2010 елның 29 декабреннән мәгълүмат продукциясе билгеләре китапларга да куелырга тиеш. Документ нигезендә «0+», «6+», «12+», «16+» һәм «18+» кебек билгеләр китап продукциясенең чыгарылу турындагы мәгълүматлары бирелгән полосасына куелачак. Һәм ул шул полосада кулланылган шрифтлардан да кимрәк булырга тиеш түгел. Билге китап тышында да кабатланырга мөмкин. Әгәр дә китап унсигез яшьтән дә кечерәкләргә тәкъдим ителмәсә, «18+» билгесенең тышлыкка куелуы мәҗбүри.
Фәнни-техник һәм статистик басмалар, норматив-хокукый актлар, әйләнә-тирә мохит турындагы китаплар маркаланмый. Балалар арасында таралырга тиеш булмаган китап продукциясен пленка белән тышларга кушыла. Китаплар сатыла торган сайтларда да яшь билгесе куелган заставкалар урнаштырылачак.
Әлеге таләпләр үтәлмәгән очракта, алар өчен нәшер итүчеләр дә, китап тарату белән шөгыльләнүчеләр дә җавап бирәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading