Алмас Нәзиров, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры
Хөрмәтле урманчылар, урман хуҗалыгы хезмәткәрләре!
Ихлас күңелдән Сезне Урман хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәм!
Урман - бәһасе булмаган, үзенә карата сакчыл караш һәм үзеннән тиешенчә файдалануны таләп итә торган байлыгыбыз ул безнең.
Урманнарны саклау, яклау һәм үстерү бурычларының елдан-ел тагын да зуррак әһәмияткә...
Алмас Нәзиров, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры
Хөрмәтле урманчылар, урман хуҗалыгы хезмәткәрләре!
Ихлас күңелдән Сезне Урман хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәм!
Урман - бәһасе булмаган, үзенә карата сакчыл караш һәм үзеннән тиешенчә файдалануны таләп итә торган байлыгыбыз ул безнең.
Урманнарны саклау, яклау һәм үстерү бурычларының елдан-ел тагын да зуррак әһәмияткә ия булуын без барыбыз да аңлыйбыз. Аларны хәл итү өчен яңадан-яңа ысуллар таләп ителә. Урман тармагында эшләүче кешеләр урман хуҗалыгын камилләштерүгә багышланган программалар эшли. Урманчылар - лаеклы мактауга һәм хөрмәткә ия булган, үз эшләренә искиткеч тугрылыклы булуларын чын мәгънәсендә күрсәтеп, үзләренең һөнәри бурычларын үтәүче, югары квалификацияле белгечләр алар.
Безнең барыбыз өчен дә урман агач һәм муллык чыганагы гына түгел әле. Ул тормышыбызның, мәдәниятебезнең, тарихыбызның аерылгысыз бер өлеше, экологик иминлек нигезе дә. Без, урманчылар, Татарстан һәм Россия хакына урман байлыкларын саклау һәм үрчетү өчен мөмкин булганның барысын да эшлибез. Татарстан инновацион үсеш юлыннан бара. Монда ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның өлеше зур. Аның ярдәме белән, Саба районында ябык тамыр системасы белән утырту материалы үстерү буенча Европадагы иң эре селекция-орлыкчылык комплексы эшләп килә. Урман фондында һәм авыл хуҗалыгы җирлекләрендә яңа урман утыртмалары булдырылды. Урман әзерләү эшләре заманча технологияләр белән алып барыла. 23 янгын-химия станциясе урманнарны янгыннардан саклый. Республикада инде 6 ел рәттән урман янгыннарына юл куелмый. Шушы бәйрәм көнендә республикабызның һәм Россия Федерациясенең яшел байлыгына зур өлеш керткәнегез һәм аның турында кайгыртканыгыз өчен, Сезгә рәхмәтемне һәм хөрмәтемне белдерәм. Тармак ветераннарына - әле дә хезмәт итүчеләргә һәм лаеклы ялда булучыларга аерым рәхмәт сүзләре. Сезнең белемнәр һәм намуслы хезмәтегез аркасында без урманчыларның гореф-гадәтләрен саклыйбыз, бу исә урман хуҗалыгын уңышлы үстерүгә ярдәм итә.
Ихлас күңелдән урман тармагында эшләүче барлык хезмәткәрләргә һөнәри уңышлар һәм хезмәтләренең күркәм куанычлар китерүен телим.
Сезгә һәм сезнең якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, сабырлык, ныклык, тынычлык, изгелек телим, гөрләп чәчәк атыгыз, имин булыгыз! Иртәгәсе көнегез тотрыклы һәм ышанычлы булсын!
Камил Газизов, «Камский» урман хуҗалыгы җитәкчесе
Урман хуҗалыгы эшләре Петр I патшалык иткән чорда дәүләт дәрәҗәсенә күтәрелә. 1718 елда Петр I Адмиралтия приказы каршында Урман конторасы ача һәм «Казан һәм Нижегородск губерналарында имән урманнарын саклау һәм карау» дигән указы нигезендә, Казан адмиралтействосы оештырыла.
2018 елда Россиянең урман департаменты оештырылуга 220 ел булачак. Шушы ике гасырдан артык вакыт эчендә урман хуҗалыгы белән җитәкчелек итүче органнарның исемнәре күп тапкыр үзгәрсә дә, урманчыларның төп бурычлары булып урманнарны саклау, яңаларын утырту, бердәм урманчылык сәясәте алып бару тора. Бу бүген дә актуаль мәсьәләләрнең берсе. Шуңа күрә урманчылыкны рациональ алып бару, аларны саклау һәм тулыландыру Россия өчен дә, Татарстан өчен дә милли сәясәт кенә түгел, ә бәлки бөтен кешелек дөньясы өчен глобаль проблема.
Язмышын урман хуҗалыгына, аны үстерүгә, саклауга бәйләгән кешеләрнең һәркайсы күңеле, җаны белән табигатькә бирелгән кешеләр.
Якташыбыз Иван Захарович Иванов урманчылар арасында СССРда беренче Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булган кеше. Бүгенге көндә «Кама урман хуҗалыгында» да хезмәт куючылар аның дәвамчылары. Аллага шөкер, республика урман хуҗалыгы тармагында үз эшенә бирелгәннәр эшли. Аларның барысын да һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм, һәркайсына саулык-сәламәтлек, эшләрендә зур уңышлар телим.
Илназ Кашапов, Азнакай урманчылыгы җитәкчесе
Нәни генә орлыклардан үсентеләр шытылып, шулар урман була - моны могҗиза дими ни диярсең! Бер могҗиза да үзеннән-үзе генә булмый, әлбәттә. Бу сабырлык сорый торган зур хезмәт, нәтиҗәсен күрү өчен дә дистә еллар көтәргә кирәк. XVIII гасырда Пруссиядә фәнни урманчылык дип бер кызыклы тәҗрибә үткәрәләр. Урманда бер төрле генә агач калдырыла, урман асты (биек агачлар астындагы куаклар) бетерелә, тар сукмаклар урынына туры киң ызаннар сузыла. Катлаулы биологик чылбырлар өзелгәч, урман үлә башлый. Урманчылар үзләре дә шул чылбырның бер өземтәсе кебек. Үзеңне табигатьнең бер өлеше итеп тойганда гына язмышыңны, хезмәтеңне урманчылыкка бәйләп була торгандыр.
Азнакай урман хуҗалыгы оешуга быел 85 ел булды. Булдыклы, тәҗрибәле җитәкчеләрдән уңган безнең Азнакай төбәге. Татарстанның атказанган урман хуҗалыгы хезмәткәре Степан Гурьянов хуҗалыкны озак еллар җитәкләгән. Азнакай урман хуҗалыгын формалаштыруда аның хезмәтләре санап бетергесез. Татарстанның атказанган урман хуҗалыгы хезмәткәре Сергей Кашаров, озак еллар баш лесничий булып эшләгән мәрхүм Юрий Киреев, Азнакай урман хуҗалыгы директоры булып эшләгән Татарстанның атказанган урман хуҗалыгы хезмәткәре Әлфир Галимов... Республика буйлап саный китсәк тә, намуслы хезмәтләре белән мактаулы исемнәргә лаек булучыларның исемлеге шактыйга җыйнала. Лаеклы ялга чыккан өлкәннәребезне, бүген хезмәт куючы урман хуҗалыгы хезмәткәрләрен - барысын да һөнәри бәйрәмебез белән чын күңелдән котлыйм. Урманнарыбыз шаулап үссен, саулыкта эшләргә язсын!
Гәүһәрия Закирова, «Кызыл Йолдыз» урман хуҗалыгы директоры
Керим әле урманнарга, урманнар арасына...
Кеше үзен эзләп табар өчен урманнарга кереп югала. Гомер гомергә ул анда үзенең күңеленә юаныч, җанына дәва тапкан. Урмандагы төсләр, хуш исләр чуарлыгы кешеләрдәге хисләр төрлелегенә тәңгәл. Әрәмәләрдә сайраган сандугачлар, киң колачлы өянкеләр, язларын башны әйләндерә торган хуш исле ак шомыртлар - барысы да табигатьтә өзлексез тормыш баруы турында сөйли. Җир шарындагы урман запасларының 22 проценты Россиядә. Илебездә 722 миллион гектар урман, аларда 75 миллиард кубометр агач запасы бар. Россия урманнарының 42,7 проценты техник яктан җитлеккән урманга керә. Безнең урман хуҗалыгының 42600 гектар мәйданы бар. Максатыбыз - яшел бишегебезне саклау, аны тагын да үстереп, киләчәк буыннарга бай мирас калдыру. Урман - безнең яшел байлыгыбыз, чиста һава, чиста су, җиләк һәм гөмбә, дару үләннәре. Кайчакта халыкның битарафлыгы, табигатькә булган мыскыллау, әйләнә-тирәне мәсхәрәләү күренеше күңелне бик әрнетә. Аңа кергәнче уйлыйк: сез анда дус яки дошман булып керәсезме? Иң яхшысы: дус булып керү. Үз җиребезне яратучы, акыллы кешеләр булыйк. Урманнар шауласын өчен аларны бала караган кебек кадерләп үстерергә кирәк.
Һөнәри бәйрәмебез уңаеннан хезмәттәшләремне Урман хезмәткәрләре көне белән чын йөрәктән тәбрик итәм! Халыкның кәефе, балаларыбызның сәламәтлеге, һичшиксез, әйләнә-тирә мохитнең нинди торышта булуына бәйле. Урман хуҗалыгы эшчеләре башкарган, экологик иминлеккә юнәлдерелгән хезмәтнең билгеләнеше елдан-ел мөһимрәк була бара. Бәйрәм белән!
Комментарийлар