16+

2015 ел безгә ниләр китерде?

Быел 76 балалар бакчасы, 79 ФАП, 162 универсаль спорт мәйданчыгы, 42 мәдәният сарае, 32 участковый йорты төзелде.

2015 ел безгә ниләр китерде?

Быел 76 балалар бакчасы, 79 ФАП, 162 универсаль спорт мәйданчыгы, 42 мәдәният сарае, 32 участковый йорты төзелде.

Мартта «Адмирал» базарындагы коточкыч янгында 17 кеше һәлак булды, шуларның берсе - Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре.

Августта Бразилиянең Сан-Паулу шәһәрендә Казанның, Бельгиянең Шарлеруа һәм Франциянең Париж шәһәрен узып, 2019 елда WorldSkills - эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионатын кабул итәчәге билгеле булды.

Сентябрьдә Кремль, Дзержинский, Театр, Батурин, Ленин бакчасы һәм Казансу яр буе аша уза торган 28 чакрым озынлыктагы велосипед юлы салынды.

22 декабрьдә Казанда иртәнге тугызда термометрлар 3,8 градус җылы күрсәтеп, рекорд куелган (моңа кадәрге рекорд: 1957 елда 2,8 градус җылы булган).

«Шәһри Казан»ның 25 еллыгын Чәй бәйрәме һәм «ШК» дусларын җыя» концерты белән гөрләтеп үткәрдек.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading