“Хатын-кыз һәм ир-ат һөнәрләре юк. Бар авыр һәм бик үк авыр булмаган эш кенә”. Эретеп ябыштыручы булып эшләүче татар кызы Эльмира Казакова сүзләре бу. Йорт җиһазларын да. Капка-коймаларны да бер дә авырсынмыйча эшләп куя ул.
Эльмира Омскида яши. Минем Казаннан икәнемне белгәч тә, бик сөенде. “Ада туганнарым яши, әнием Татарстанда җирләнгән, кызым белән еш кайтып йөрибез”, – диде. Бабасы тумышы белән Самарадан булган, кечкенә вакытында гаиләсе белән Югары Нурлат авылына күчеп килгәннәр. Аннары бабасы хатыны белән Омскига килеп яши башлаган. Эльмираның әнисе дә, ул үзе дә Омскида туганнар.
Эльмираның әтисе дә эретеп ябыштыручы булган. Әмма кызы никадәр генә өйрәтүен сораса да, хатын-кыз эше түгел дип, бу эшкә якын да китермәгән.
– Шушы һөнәр иясе булып китүемне очраклылык дип саныйм. Бәхетле очрак. Эретеп ябыштыру курсларына кеше җыюлары турындагы игъланны күрдем дә, нишләп әле сынап карамаска дип язылдым. Хәзер инде мин – 4нче разрядлы эретеп ябыштыручы. Ир-ат һөнәре бит ул диләр, ә мин эшне ир кешенекенә һәм хатын-кызныкына түгел, авыр яки авыр булмаганга гына бүләм. Минем һөнәр – икенчесе. Яратып башкарган эш авыр булмый, – ди Эльмира.
– Клиентларыгыз да сезне күргәч аптырыйлардыр?
– Башта икеләнеп калалар. Сөйләшә башлагач, шикләре югала. Ә ир-ат хезмәттәшләр җитди кабул итә. Эш буенча киңәшләшәләр, тәҗрибәмә ышаналар. Үзем дә гел белемемне арттырып торам. Яңа коллективка килеп кергәч тә, баштагы берничә көн бик кызык үтә. Бөтен цехтан мине күзәтергә киләләр. Ничек башкара икән дип, эшләгән эшләремне дә карап алалар.
– Хатын-кыз булгач, эшкә дә аласылары килеп тормагандыр?
– Курслардан соң практика үтәргә бик теләп алдылар. Аннары инде эштә дә калдырдылар. Хезмәт хакын тоткарлый башлагач, китәргә туры килде. Өч ел элек үз эшемне ачтым. Өемдә остаханә булдырдым. Кызым тугач, күп вакытны аның белән уздырасым килде. Шуңа да бәйле бу. Хәзер лофт стилендәге җиһазлар, өй, бакча өчен декорлар ясау белән мәшгульмен. Ә буш вакытларымда атта йөрергә, учакта тәмле ризыклар пешерергә яратам. Шәхси йортым бар. Кызым белән янган учакка карап утырырга яратабыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар