16+

Ач тору ярдәм итмәде...

Бина сатылды. 9 көн дәвам иткән ачлык тукталды. Әмма милләтчеләр әле БТИҮ бинасын ташлап китәргә ашыкмый. Алда - атна дәвамында үтүче мәдәни чаралар һәм Хәтер көненә әзерлек. Матәм чарасы Ирек мәйданында 12 октябрь көнне узачак. Ачлыктан акрынлап айный башлаучылар, килеп туган вазгыять халыкны, бәлки, уятып җибәрер, дип өметләнә. Хәер, уянасы...

Бина сатылды. 9 көн дәвам иткән ачлык тукталды. Әмма милләтчеләр әле БТИҮ бинасын ташлап китәргә ашыкмый. Алда - атна дәвамында үтүче мәдәни чаралар һәм Хәтер көненә әзерлек. Матәм чарасы Ирек мәйданында 12 октябрь көнне узачак. Ачлыктан акрынлап айный башлаучылар, килеп туган вазгыять халыкны, бәлки, уятып җибәрер, дип өметләнә. Хәер, уянасы булса, халык бинаны яклап уздырылган пикет-митингларда инде күренгән булыр иде. Әмма андый яклаучыларның сафлары бик сирәк иде...
Бинаны сату аукционына журналистлар кертелмәде. Ә сатып алучы Илдус Гыйләҗ улы Гыймадов дигән эшкуар булып чыкты. Ул аны сатып алуга 14 миллион сумга якын акча тоткан. Бер басмага биргән җавабында Гыймадов, бинада милләтчеләрнең әлегәчә эшчәнлек алып баруы турында «белмәдем», дип аклана. Әмма аукционда бина кадәр бина сатып алырга җыенган кешенең мондый белмәмешлек сыйфаты үтә дә гаҗәп тоела. Бина формаль рәвештә татар кешесе кулына күчсә дә, Бөтентатар иҗтимагый үзәге, аның канат астында эшләүче «Шәрык» клубы һәм төрле мәдәни чаралар белән проектларны гамәлгә ашырып килгән «Азатлык» татар яшьләре берлегенең бинасыз калуы бер дә сөенечле хәл түгел. Хәер, бу бинаның алдагы язмышы әлеге сатып алучы кулында булачагы да шикләндерә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading