16+

“Адмирал” сабаклары: сәүдә үзәкләрен җитди тикшерү көтә

"Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгын халыкның күп нәрсәгә күзен ачты. Янгыннан соң Президент Рөстәм Миңнеханов Татарстанда халык күп җыела торган урыннарны тикшерергә кушты. "Кызыл әтәч"ны базарларга якын да китермәс өчен, республкианың эре сәүдә урыннарын янгын куркынычсызлыгы ягыннан аркылыга-буйга тикшерәчәкләр.

"Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгын халыкның күп нәрсәгә күзен ачты. Янгыннан соң Президент Рөстәм Миңнеханов Татарстанда халык күп җыела торган урыннарны тикшерергә кушты. "Кызыл әтәч"ны базарларга якын да китермәс өчен, республкианың эре сәүдә урыннарын янгын куркынычсызлыгы ягыннан аркылыга-буйга тикшерәчәкләр.


МЧС өрә - базар хуҗасы йөри
Татарстан прокурорының мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек итү буенча өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итүенчә, республика прокуроры Илдус Нәфыйков Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгын надзоры бүлегенә эре сәүдә үзәкләрен янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлеше буенча тикшерү үткәрергә кушкан. Әгәр "Янгын куркынычсызлыгы турында"гы федераль законны бозу очраклары ачыкланса, тикшерү органы кичекмәстән тиешле чаралар күрергә тиеш. 16 апрельгә кадәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре республиканың 239 сәүдә объектын энә күзе аша үткәрәчәк. Тикшерү барышын республика прокуроры Илдус Нәфыйков үз контроленә алды.
Инде бу атна башында ук Чаллыдагы "Комсомольский" базарының янгын куркынычсызлыгы ягыннан "имгәк" булуы ачыкланды. Аның автоматлаштырылган янгын сүндерү сигнализациясе системасы да, подвалда лифт каршында өстәмә чыгу юлы да булмаган, башка төрле хилафлыклар да җитәрлек. Шуңа да прокуратура 700 эшкуар хезмәт куйган базарны ябу турында карар кылган. 2013 елда ук Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгын надзоры бүлеге базар хуҗасына кагыйдә бозу очракларын бетерергә кушкан. Әмма эт өрә - бүре йөри, дигәндәй...
2013 елда бөтен халык Универсиада шатлыгыннан исергәндер дип, уйлаптыр, базар хуҗалары кисәтүләрне санга да сукмаган. Әлеге дә баягы 2013 елда Татарстан Прокуратурасы "Адмирал"да янгын куркынычсызлыгына караган 18 кагыйдә бозу очрагы ачыклаган булган. Иң тупаслары - сәүдә үзәгендә янгын сүндерү һәм төтенне чыгару системасы бөтенләй булмаган! Казанның Киров районы прокуратурасы "Адмирал"ның арендаторы - "Заря" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә хилафлыкларны юк итәргә кушкан. Әмма 2014 елның көзендә чираттагы тикшерүдән соң кагыйдә бозуларның яртысы гына төзәтелгәне ачыкланган. 17 кешенең гомере өзелеп, күпме кешенең кара кайгыга батачагын уйламыйча, суд приставы Минзилә Сафина эшне тыныч күңел белән япкан да куйган дип баралар. Әмма ул чакта прокуратура эшне кабат ачтыруга ирешкән. Янгын чыккан вакытта әлеге эш приставлар кулында булган.
Дәүләт төзелеш инспекциясе белгече Галия Исаевага да җинаять эше ачылган. 2013 елда ул прокуратура кушуы буенча тикшерү уздырган. "Адмирал"га барып, анда бар да тәртип, дип, бернинди чираттан тыш тикшерү үткәрүнең кирәге юк дигән.
Татарстан прокуратурасы "Адмирал"дагы янгын буенча тикшерү алып бара. Бинаны арендага алган "Заря" җәмгыяте директоры Гусейн Гахраманов белән аның куркынычсызлык техникасы буенча урынбасары Николай Каекин, бина хуҗаларының берсе - "УК "АС Менеджмент" ябык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Роберт Хәйруллин белән шул ук оешманың директорлар советы рәисе Алексей Семин һәм югарыда телгән алынган каһарманнарыбыз - Минзилә Сафина белән Галия Исаева шикләнүчеләр исемлегендә.
Казанның Совет районы суды карары буенча, Казанда яшәүче 52 яшьлек Альберт Халиков һәм ике Марий Эл кешесе - 22 яшьлек Наил Габделхаев белән 49 яшьлек Фирдинант Ульданов 11 майга кадәр кулга алынды. Тикшерүче сүзләренчә, янгын чыккан көнне алар бинаның түбәсендә ремонт эшләре алып барган. Халиковның янгынга катнашы булганын шаһит тә, видеоязма да раслый. Әмма, үзе әйтүенчә, ул гаепле түгел, түбәдә ремонт эшләре алып бару өчен кабызгычны кабызырга да өлгермәгән. Габделхаев белән Ульданов та үзләрен гаепле дип санамый.

Эшмәкәрләрне өйрәтәләр
Казандагы "Родина" базары хуҗасы Илсөяр Хәйретдинова сөйләвенчә, өченче көн эшмәкәрләргә янгын куркынычсызлыгы буенча өйрәтү үткәрелгән. Һәр участокта билгеле бер эшмәкәр ниндидер эш өчен җаваплы икән: әйтик, кемдер янгын сүндерү җиңе (рукав) суза, кемдер гидрантны ача...
- Билгеле бер ара саен су тутырылган мичкәләр тора. Һәр сату ноктасында кечкенә, ә кафеларда 50 литрлы ут сүндергечләр тора. Безнең базарда 200 чамасы ут сүндергеч бар, - диде базар хуҗасы.
Bigzur сәүдә комплексында да, куркынычсызлык буенча директор урынбасары Евгений Зайцев ышандырганча, бар да тәртип. 2 март көнне янгын куркынычсызлыгына кагылышлы барлык системаларны тикшереп, сатучыларга, "кызыл әтәч" очып керә калса, үзләрен ничек тотарга кирәклеген аңлатканнар. Янгын сүндерү системасыннан кала, комплекста 138 ут сүндергеч һәм 64 янгын сүндерү җиңе бар. Озак ятканнан соң киемдәге сыман җөйләр барлыкка килгәнгә, җиңнәрне елга бер тапкыр сүтеп җыялар. "Адмирал"дагы фаҗигадан соң да, 16 март көнне сәүдә комплексында кабат барлык системаларны тикшереп чыкканнар. Сүз уңаеннан, Bigzurда, куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен, 132 күзәтү камерасы урнаштырылган.

Ике кеше табылмаска да мөмкин
Кичә "Адмирал" сәүдә үзәге хәрәбәләрен актарганда, янгын сүндерүчеләр базар җитәкчелегенең документациясе сакланган ике сейфка тап булган. Эчендәге бөтен кәгазьләр тикшерүчеләргә тапшырылган. Коткаручылар югалган кешеләрне эзләү һәм ишелгән конструкцияләрне сүтү эшләрен "Адмирал"ның төп бинасында төгәлләгән инде. Төнлә коткаручылар бинаның кырыйдагы сектор хәрәбәләрен актаруга тотынган.
Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе төбәк үзәге башлыгы Игорь Паньшин сүзләренә сылтама белән хәбәр итүенчә, коткаручылар хәбәрсез югалган ике кешенең мәетен тапмаска да мөмкин.
- Һәлак булучыларның таба алган гәүдәләрен таптык инде. Калган ике мәеттән көл генә калырга мөмкин, чөнки янгында температура югары иде, кайбер урыннарда бер мең градуска кадәр җитте, - дигән Паньшин.

Матди ярдәм түләнә
Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бүгенгә "Адмирал"дагы янгында һәлак булган дүрт кешенең гаиләләренә бер миллионлык матди ярдәм түләнгән инде. Янгында җәрәхәтләнгән кешеләргә дә акчаны бирә башлаганнар, аның күләме сәламәтлеккә килгән зыянга карап билгеләнә. Сигез кешенең дүртесенә - 200 мең, калган дүртесенә 400 мең сум күчерелгән.

Базарлар янгын куркынычсызлыгы буенча нинди таләпләрне үтәргә тиеш?

- төп бина белән янкорма арасы 15 метр булырга тиеш
- бина ныгытмаларының утка чыдамлылык дәрәҗәсе югары һәм халык базардан чыгып җиткәнче җимерелмәслек булырга тиеш
- базар бинасы янгынны ачыклый торган җайланма, янгын турында хәбәр итә торган һәм эвакуация идарәсе системасы белән җиһазландырылырга тиеш
- бинада янгын сүндерү стволлары һәм җиңнәре булган эчке янгын су проводы һәм тиешле санда сүндергечләр торырга тиеш
- янгын сүндерүчеләргә комачау итмәс өчен, бина янына тоткарлыксыз килерлек юл булырга тиеш

Дамир Бәдриев фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading