16+

“Адмирал” сәүдә үзәгендәге янгын: Кем гаепле?

11 март республика халкы өчен кара чәршәмбе көне буларак истә калды. Ул көнне Казандагы иң эре базарларның берсе - "Адмирал" янды. Бу хакта без 12,13 март саннарыбызда яздык инде. 16 мартка янгында һәлак булучылар саны 17 кеше иде. Бүгенге көндә фаҗигагә китергән сәбәпләрне, гаеплеләрне ачыклау эшләре бар. Татарстан Президенты Рөстәм...

“Адмирал” сәүдә үзәгендәге янгын: Кем гаепле?

11 март республика халкы өчен кара чәршәмбе көне буларак истә калды. Ул көнне Казандагы иң эре базарларның берсе - "Адмирал" янды. Бу хакта без 12,13 март саннарыбызда яздык инде. 16 мартка янгында һәлак булучылар саны 17 кеше иде. Бүгенге көндә фаҗигагә китергән сәбәпләрне, гаеплеләрне ачыклау эшләре бар. Татарстан Президенты Рөстәм...

Беренче мәгълүматлар буенча, базардагы янгын кафеда чыккан диелсә, алга таба янгын сәбәпләре итеп парфюмерия сату ноктасында кыска ялганыш аркасында ут кабу; Казанның башка сәүдә комплексларындагы көндәшләренең ут төртүе аркасында янгын чыгу; ут белән саксыз эш итү; янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу һәм вазифаи затларның янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тиешенчә үтәмәве, шулай ук сәүдә эшчәнлеге өчен яраксыз бинадан файдалану да күрсәтелде. Яраксыз бина дигәннән, республиканың Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенә "Адмирал" сәүдә үзәге төзелеше яки анда реконструкцияләү эшләрен башлану турында хәбәр алынмаган, шуңа да объектта дәүләт төзелеш күзәтчелеге башкарылмаган һәм аның техник регламент һәм проект документлары таләпләренә туры килүе хакында нәтиҗә бирелмәгән. 2013 елның 5 мартында һәм 2014 елның 27 октябрендә Казанның Киров районы прокуратурасы, белгечләр җәлеп итеп, "Адмирал" сәүдә үзәгендә тикшерү үткәргән. Үткәрелгән тикшерү материаллары, ачыкланган кагыйдә бозулар бетерелгәнче үзәкнең эшчәнлеген туктатып тору өчен, судка җибәрелгән. Әмма ул эш ахыргача җиткерелмәгән. Тикшерү версиясе буенча, 2013 елда "Адмирал" сәүдә йорты арендаторы - "Заря" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшчәнлеген тикшергән вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу очраклары ачыклана. 2014 елның октябренә, кабат тикшерү үткәргән вакытка, аларның җидесе бетерелгән, икесе өлешчә бетерелгән, тугызы бөтенләй бетерелмәгән булып чыга. Шуңа да карамастан, суд приставы Минзилә Сафина башкарма производствоны туктата."Адмирал" сәүдә йорты эше буенча производствоны туктаткан элеккеге суд приставы - 25 яшьлек Минзилә Сафинны хәзер эзлиләр.

Әлеге уңайдан "Заря" директорының Казандагы "Адмирал" сәүдә үзәге муниципаль һәм аның янындагы территориянең куркынычсызлык техникасы буенча урынбасары 34 яшьлек Николай Каекин тоткарланган. Әмма ул сорау алу барышында үзенең гаебен танымаган. Җинаять эшен тикшерү кысаларында "Заря" директоры, сәүдә комплексы арендаторы - 30 яшьлек Гусейн Гахрамановтан да сорау алынган, ул фаҗига буенча күрсәтмә бирүдән баш тарткан.

Татарстанның Тикшерү комитеты «Адмирал» милекчесе мультимиллиардер Алексей Семинга һәм аның кул астында эшләүче - «АС Менеджмент» компаниясе генераль директоры Роберт Хәйруллинга карата да җинаять эше ачты. Тикшерүчеләр сүзләренчә, сәүдә үзәге буларак "Адмирал" законлы рәвештә эшләмәгән. 2004 елда Семин белән Хәйруллин дүрт завод цехын сатып алып, 2008 елда аларны бер бина итеп кушканнар. Хәйруллин реконструкция турында әйтмичә, БТИга һәм Росреестрга объект турында дөрес булмаган документлар тапшырган. Шул рәвешле, 2008 елның 23 декабреннән склад буларак эшләргә тиеш булган бина сәүдә үзәгенә әверелгән. Кичә Хәйруллинны ике айга кулга да алдылар. Семин әлегә чит илдә һәм үзенә карата гаепләрне нигезсез дип саный.

Казан базарларында чыккан янгыннарның бу беренчесе генә түгел, тик "Адмирал"дагы янгын кешеләр дә үлә сәбәпле коточкыч фаҗигагә әйләнде. Хәзерге вакытка янгын вакытында 17 кешенең үлүе билгеле. Аларның 13енең җәсәде җирләү өчен туганнарына тапшырылды. Янгыннан зыян күргән 14 кеше хастаханәләрдә дәвалана. Аларның берсенең хәле бик авыр санала, калган 13енең уртача авырлыкта.

Хәбәрсез югалганнар исемлеге дә кими бара. Элек алар бишәү булса, хәзер икәү генә калган. Татарстан Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, коткаручылар җимерелгән сәүдә үзәге мәйданының яртысыннан артыгында чистарту-эзләү эшен төгәлләгән инде.

Президент тикшерергә кушты
Рөстәм Миңнеханов хокук саклау органнарына бу хәлне җентекләп тикшерергә кушты. "Мондый фаҗигаләр гаепле кешеләрдән башка килеп чыга алмый", - диде ул. Президент шулай ук "Адмирал" сәүдә үзәге җиткәчелегенң гадәттән тыш хәл вакытында тиешле куркынычсызлык чараларын, кешеләрне эвакуацияләүне оештыра алмавын ассызыклады. Ул урыннарда гадәттән тыш хәлләр комиссияләре утырышларын уздырырга кушты, халык күп җыелган урыннарда куркынычсызлык чараларны ныгытуны таләп итте. "Кеше күп җыелырга мөмкин булган объектларга инвентаризация уздырырга кирәк", - диде ул.

Ярдәм күрсәтелә башлады
"Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгын нәтиҗәсендә һәлак булган кешеләрнең гаиләләренә матди ярдәм күрсәтелә башлады. Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Рафаил Гыйниятуллин сөйләгәнчә, ике һәлак булучының туганнарына матди ярдәм билгеләнгән инде. Беренче миллион күчерелгән. "Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгында сәламәтлекләренә зыян килүчеләр дә Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча тиешле матди ярдәмне алачак. Әмма бу медэкспертлар ясаган нәтиҗәдән соң гына башкарылачак: сумма алган җәрәхәтләргә карап билгеләнә.

Исегезгә төшерик, Президент йөкләмәсе буенча, һәлак булган Россия Федерациясе гражданнары гаиләләренә Татарстан бюджетыннан берәр миллион сум акча биреләчәк. "Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгын нәтиҗәсендә җәрәхәтләнгән Россия гражданнарына, сәламәтлекләренә килгән зыян дәрәҗәсенә карап, 200 мең сумнан 400 мең сумга кадәр акча бүленәчәк. Янгын нәтиҗәсендә җәрәхәтләнгән чит ил гражданнарына республика дәвалау учреждениеләрендә бушлай медицина ярдәме күрсәтеләчәк. Янгын нәтиҗәсендә һәлак булган чит ил гражданнары гаиләләренә мәетне туган җирләренә илтүгә әзерләнүгә һәм транспортта илтүгә киткән чыгымнары компенсацияләнәчәк. Кичә ике Таҗикстан гражданиның гәүдәсе Дүшәнбе шәһәренә җибәрелгән. Янгын вакытында барысы дүрт Таҗикстан кешесе вафат булган. Калган икесенең гәүдәсе Дүшәнбегә соңрак озатылачак. Тагын өч таҗик кешесе хастаханәдә ятып чыккан, берсе дәвалануын дәвам итә.

"Адмирал"да эшләгән һәр икенче эшмәкәрнең кредит бурычы булган. Кредитларның гомуми суммасы - 400 миллион сум. Гомуми зыянның күләме 900 миллион сум күләмендә бәяләнгән. Хәзер эшмәкәрләргә булышуның ике юнәлеше карала: кредитларны кичектереп түләү һәм аларны яклау өчен яңа финанс юл булдыру. Казанда 19 базар ташламалы шартларда - 1315, ә "Яңа тура" 1200 сату урыны белән тәэмин итәргә әзер. Аерым алганда, "Яңа Тура" технополисында аларга март аенда урыннар бушлай тәкъдим ителә. Шулай ук технополис зыян күргән эшмәкәрләргә товарларын саклау өчен бушлай контейнерлар тәкъдим итәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading