16+

Акчаларны федераль комиссия тикшерәчәк

Шәһәр башкарма комитетында оештырылган махсус эшче төркем Универсиадага әзерлек чараларына һәм муниципаль карамактагы спорт корылмалары төзелешенә тотылган финанс чыганакларының законлы кулланылышын тикшерә.

Акчаларны федераль комиссия тикшерәчәк

Шәһәр башкарма комитетында оештырылган махсус эшче төркем Универсиадага әзерлек чараларына һәм муниципаль карамактагы спорт корылмалары төзелешенә тотылган финанс чыганакларының законлы кулланылышын тикшерә.

Мэрның коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Ратмир Шәйдуллин сөйләгәнчә, Универсиада кунакларын кабул итү урамнарындагы йорт-бина диварларын төзекләндерү эшләре күздән кичерелгән. Латыш Укчылары урамындагы 33 нче, Татарстан урамындагы 51 һәм 53 нче йортларның диварлары яхшылап төзекләндерелмәгәнлеге ачыкланган. Эшне башкарган оешма кимчелекләрне бетерергә ышандырган. Универсиада маршрутындагы йортлар һәм биналар диварлары март-апрель айларына кадәр буяп-агартылып бетәргә тиеш. Муниципаль карамактагы «Ватан», «Триумф», «Акчарлак», «Ак Бүре» һәм башка спорт комплексларында төрле кафеларның, киоскларның мәйданнарны аренда килешүләре төземичә файдаланулары билгеле булган. Бу уңайдан мэр Илсур Метшин: «Спорт комплексларында сәүдә нокталары эшләсен, ләкин аренда документлаштырылсын», - диде. Мэр кисәткәнчә, Универсиададан соң төзелеш оешмалары өчен «универсиада» башланачак. Федераль комиссия төзелешләргә акчаларның законлы тотылганмы-юкмы икәнлеген тикшерәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading