16+

«Акчарлак»лы булдык

«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов Мәскәүдә узган «Россиянең медиа-менеджеры-2013» бәйгесендә «Электрон ММЧ» номинациясенең «Телевидение» категориясендә Милли премиягә лаек булды.

«Россиянең медиа-менеджеры» проекты - «ТЭФИ» кебек үк мөһим премияләрнең берсе. Соңгысы башлыча иҗади казанышлары белән үрнәк күрсәтүчеләргә игътибар бирсә, «Медиа-менеджер» премиясе менеджмент өлкәсендә зур уңышларга ирешүчеләргә тапшырыла. «Бронза акчарлак»ны «тоту» көчле медиа-структуралар рәтендә лаеклы урынга ия булу дигәнне аңлата.
Редакциябез коллективы Илшат Юныс улы Әминовны чын күңелдән әлеге зур уңышы белән котлый! Алга таба да яңа үрләр яуларга, халкыбыз һәм милләтебез өчен файдалы хезмәтләр башкарырга язсын!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading