16+

 Ахырзаманны күрәсегез килсә, сабыйга шырпы тоттырыгыз

Россиядә узган ел көнкүреш янгыннарында 300 баланың гомере өзелгән, 700 бала төрле дәрәҗәдә тән пешүләре алган. Татарстанда да янгыннар мәсьәләсендә хәлләр бик үк имин түгел.

 Ахырзаманны күрәсегез килсә, сабыйга шырпы тоттырыгыз

Россиядә узган ел көнкүреш янгыннарында 300 баланың гомере өзелгән, 700 бала төрле дәрәҗәдә тән пешүләре алган. Татарстанда да янгыннар мәсьәләсендә хәлләр бик үк имин түгел.

 — Республикада узган ел 6 бала янып үлде, 36 бала төрле дәрәҗәдә тән пешүләренә дучар булды. Быел Питрәчтәге бакчачылык ширкәтендәге өй янгынында 5, 8 һәм 13 яшьләрдәге өч сабыйның гомере өзелде,-дип, күңелсез саннар игълан итте Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсенең күзәтчелек һәм профилактика чараларын оештыру бүлеге җитәкчесе Олег Маринин “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.

 МЧС хезмәткәре кечкенә балаларны өйдә яки фатирда үзләрен генә калдыруның бик хәвефле булуын искәртте. Шырпы сызып уйнау, учак ягу сабыйларның “яраткан чире”.

 — Өйдә янгын башлангач, сабый яки сабыйлар күп очракта карават астына, шкафка кереп качалар. Һәм әлбәттә инде, янып яки тончыгып үләләр. Төтен ялкынга караганда да зыянлырак. Өйдә янгын башлануга урамга чыгып йөгерергә кирәклеген сабыйларга уен уйнап яхшылап аңлатырга кирәк. Ишектән чыгып булмаса, болконнан ярдәм сорап кычкыру зарур,-дип киңәш бирде Олег Маринин.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов башлангычында республикада 2016 елдан бирле ташламалы категория гражданнар һәм социаль яклауга мохтаҗ гаиләләр өйләренә яки фатирларына янгын хәбәре автомат аппараты бушлай урнаштырыла. Шушы аппарат 266 кешенең (аларның 85е-балалар) янгыннан котылып калуына ярдәм иткән.

 Куен дәфтәренә:

— Шырпы сабыйлар үрелеп алырлык урында тормасын, гомумән, шырпыны һәм башка хәвефле әйберләрне бикле урынга куегыз;

— Кечкенә балаларга мич яки учак кабызырга рөхсәт бирмәгез, ачык ут янында үзләрен генә бер мизгелгә дә калдырмагыз;
— Көнкүрештә кулдан ясалган яки төзек булмаган электр-газ җиһазларын файдаланмагыз.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading