16+

Акыллыбашлар Казанны яулый

Россиягә техниклар, инженерлар кирәк дип чаң сукканда, кечкенә «галимнәр» фәнни ачышларын инде хәзердән үк ясый. «Наноград-2012» җәйге мәктәбе - моның ачык дәлиле. 4 июль көнне Казанның Теннис академиясендә «Наноград-2012» җәйге мәктәбенең ачылу тантанасы булды. Ул «РОСНАНО Мәктәп лигасы» тарафыннан оештырыла. Оешманың бурычлары булып тикшеренү, технологик, эшкуарлык, иҗади эшчәнлеккә сәләтле яшьләрне...

Ачылу тантанасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Инфраструктура һәм белем бирү программалары фондының генераль директоры Андрей Свинаренко катнашты. И. Халиков үз чыгышында: «Монда эләгү өчен үзеңне менә ничек итеп күрсәтергә кирәк! Ә бит 2,5 мең баланың катнашасы килгән иде», - дип, яшьләргә соклануын белдерде. «Наноград» шәһәренең мэры итеп «РОСНАНО Мәктәп лигасы»ның генераль директоры Михаил Эпштейн билгеләнде. «Без берничә чын ачыш ясаячакбыз. Кайнарга икән кайнарга!» - диде мэр антын кабул иткәндә. Чарада «Химград» технополисы белән «Наноград» арасында үзара килешү дә төзелде. Өч минут эчендә «йөри торган» өй дә төзеп бирде мондагылар.
Әлеге җәйге мәктәп икенче тапкыр уза, беренчесе былтыр Пензада үткән. Быел «Наноград»ны төзергә 150дән артык өлкән сыйныф укучылары, 20 бизнес вәкиле һәм 30 галим җыелган. Пензадан килгән Катя Велякина исә физика белән җенләнә. Былтыр аларның командалары икенче урын яулаган булган.
«Наноград-2012» программасында фән һәм техниканың төрле өлкәләренә, югары технологияле эшмәкәрлеккә багышланган мастер-класслар, лекцияләр бар. Мәктәп укучылары белән алдынгы Россия вузлары укытучылары, галимнәр, нанотехнология продукциясен җитештерүчеләр эшләячәк.
«Наноград»тагы балалар командаларга бүленгән. Һәр команда исә югары технологияле компаниядә стажировка үтә, бизнесны үстерүгә юнәлтелгән бизнес-мәсьәләне чишә. Әлеге башваткычлар «РОСНАНО Мәктәп лигасы» һәм төрле компания вәкилләре тарафыннан уйлап табылган. Балалар, бизнес процессларыннан кала, фәнни тикшеренүләрдә, лаборатор эшләрдә дә катнаша алачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading