16+

Ал чәчәк кемнәр кулында?

Әтнә районының «Ал чәчәк» бию коллективына йөрүче гап-гади авыл балалары, республика сәхнәләренең югары үрләрен яулап, бүген инде Россия төбәкләрендә һәм хәтта Украинада да чыгыш ясап, берсеннән-берсе зуррак уңышларга ирешеп киләләр.

Ал чәчәк кемнәр кулында?

Әтнә районының «Ал чәчәк» бию коллективына йөрүче гап-гади авыл балалары, республика сәхнәләренең югары үрләрен яулап, бүген инде Россия төбәкләрендә һәм хәтта Украинада да чыгыш ясап, берсеннән-берсе зуррак уңышларга ирешеп киләләр.

«Артек» халыкара балалар үзәгенең дипломына да лаек булганнар, биюләрен Симферополь һәм Геленджик шәһәрләрендә күрсәткәннәр. 2006 елда оешкан коллектив «Йолдызлык» республика конкурсының иң югары баскычларына күп тапкырлар күтәрелгән. Аның тәүге башлангычларында Алия Абдуллина торган булса, соңрак, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлап, Миләүшә Фазлыева да коллективка эшкә килә. Шунысына да игътибар итик: аларның икесе дә төрле елларда республиканың «Ел хатын-кызы» конкурсының «Хатын-кыз - мәдәният һәм рухият» номинациясенең җиңүчесе булганнар. Миләүшә үзе дә авыл кызы, чыгышы белән Балтач якларыннан.
- Авыл баласы өчен бик гадәти булмаган юнәлешне сайлагансың, җиңел булмагандыр? - дип сорыйм Миләүшәдән.
- Яшермим, укый башлаган мәлдә курсташларымнан калыша идем, ким-хур булмаска дигән фикер белән бик нык тырышырга туры килде. Бер елдан иптәшләрем белән беррәттән бии башладым, ике елдан уңышларым тагын да артты.
- Биегән кеше бай булганчы карт алаша тай була, дигән гыйбарәгә ничек карый биюче кыз Миләүшә?
- Максат куеп тырышып эшләгәндә, теләсә кайсы эштә уңышларга ирешергә мөмкин. Мин укыганда ук эшли башладым, бүген дә зарланмыйм, эшләгәндә эш җитәрлек, димәк, кереме дә була.
- Аңлавымча, сезнең бию коллективында район үзәгендә яшәүче балалар гына түгел, алар төрле авыллардан җыйналалар. Авыл балалары зур шәһәрләргә баргач югалып калмыйлармы?
- Нәкъ менә авылдан булгангадыр, безнең балалар күзәтә, нәтиҗә ясый беләләр. Чыгыш ясаганда сәхнә артында урынсыз масайган балаларны күрәләр дә, болай бигрәк ямьсез икән, диләр, икенче бер вакытта оста биючеләрне күреп, без дә бу коллективны да уздырып биергә тиеш, дип, матур көндәшлек белән максат куялар.
- Ә үзләре, масаеп, йолдыз чирен йоктырмыйлармы? Гел гастрольләргә йөрү аларга тискәре йогынты ясамыймы?
- Без аларны гел җиргә төшереп торабыз. Бер урында торсаң, үз өстеңдә эшләмәсәң, узып китүчеләр һәрчак табыла, безнең балалар моны бик яхшы беләләр. Гастрольләргә килсәк, ул балаларны мөстәкыйльлеккә, үзе өчен җавап бирергә өйрәтә. Алай гына да түгел, өлкәнрәк балалар кечкенәләрне карыйлар, үзара ярдәмләшәләр. Коллектив белән чыгыш ясау тагын үзгә әле ул. Монда инде мин-минлек югалып, «без» дигән сүз югары баскычка менә.
«Сәнгатьнең бар төре дә сәнгатьнең иң зурына - яшәү сәнгатенә өйрәтә», - дигән алтын сүзләр бар. Миләүшә белән очрашып сөйләшкәннән соң, «Ал чәчәк» бию коллективына йөрүче балаларның, сәхнәдә булган уңышларыннан бигрәк, сәхнә артындагы тормышларын, аларның уй-фикерләрен белеп, күңел ныграк шатланды. «Ал чәчәк» исемен дә юкка гына алмаганнар. Аксаковның «Ал чәчәк» әкиятендәге кебек, ал чәчәк матур, киң карашлы кешеләр кулында. Алия Абдуллина, Миләүшә Фазлыева кебек булдыклы шәхесләрнең авылга кайтып хезмәт куюлары да бу җирлек өчен искитмәле зур байлык.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading