16+

Алдан тавыш бирергә барасыңмы?

22 май көнне илебезнең барлык төбәкләрендә дә Россия Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар итеп тәкъдим итү өчен кандидатлар билгеләү буенча алдан тавыш бирү уза.

Алдан тавыш бирергә барасыңмы?

22 май көнне илебезнең барлык төбәкләрендә дә Россия Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар итеп тәкъдим итү өчен кандидатлар билгеләү буенча алдан тавыш бирү уза.

«Татарстан-җәмәгатьчелек фикере» фонды 2‑8 майда Татарстанның 16 районында сораштыру уздырган иде. Нәтиҗәләр буенча, 3000 респондентның 60 проценты алдан тавыш бирүләр турында белә.
Сораштыруда катнашучыларның 17,5 проценты кандидатлар белән очрашуда үзләре дә катнашкан яки дебатларны интернет, телевидениедән караган, һәр дүртенче кеше кемне сайлаячагын хәл иткән дә инде.

- Бу юлы тавыш бирүләр партия эчендә генә узмый, «Бердәм Россия» үз партиясенеке булмаган кандидатларны да алдан тавыш бирүдә катнаштыра. Минемчә, бу «Бердәм Россия»­нең ачык диалогка һәм көндәшлеккә әзер икәнен күрсәтә, - ди Казан фәнни- тикшеренү институтында социология фәннәре докторы, бизнес белән идарә итү һәм сәнгать сәясәте факультеты деканы Андрей Тузиков.
Сораштыру нәтиҗәләре буенча, кампания фаворитлары - барыбызга да таныш Дәүләт Думасы депутатлары. Лидерлар рәтендә Идел буе округы буенча Фатыйх Сибагатуллин, Мәскәүдә Илдар Гыйльметдинов, Түбән Камада Айрат Хәйруллин, Чаллыда Әлфия Когогинаны әйтергә мөмкин. Үзәк округта Казанның элеккеге вице-мэры, «Казметрострой» акционерлык җәмгыяте директоры урынбасары Иршат Минкин алда бара. Сораштыруда катнашучыларның 70 проценты, алдан тавыш бирүләрдә катнашачакмын, дип белдергән.

Әлфия Сафина, укытучы:
- Әлбәттә, алдан сайлауга барачакмын, минемчә, бу - һәр кешенең бурычы. Киләчәгебезне кемнәр кулына тапшырачагыбызны белергә тиешбез. Бары ышанычлы, вакыт белән сыналган кандидатларга тавыш бирәчәкмен. Кемне сайлаячагымны хәзердән үк төгәл беләм.

Марат Алимов, студент:
- Һәр кандидатның чыгышын игътибар белән тыңлап барам. Алдан тавыш бирергә барырга җыенам. Бу үзенә күрә бер бәйрәм кебек бит. Якташым, туган авылыбыз өчен шактый эшләр башкарган депутат Илдар Гыйльметдинов өчен тавыш бирәчәкмен.

Марсель Кәрәмуллин, пенсионер:
- Пермьдә туганмын, ә бала чагым Татарстанның Мөслим районындагы Мәллә Тамак авылында узды. Илебез өчен, дип, хезмәт куйды безнең буын. Аллага шөкер, 81 яшькә җиттем. Сәламәтлек кенә какшады, икенче төркем инвалид хәзер. Сайлауларга йөрдем. Праймериз дигәннәренә дә барачакмын. Россия Дәүләт Думасы депутатлары да, республиканыкылар да эшләгән кешеләрнең хезмәт хакларын яхшырту турында кайгыртсыннар иде. Безгә - картларга инде күп кирәкми, ләкин яшьләргә - эшләгән кешеләргә - тормыш алып бару өчен барысы да кирәк.

Габделхәй Вәлиев, пенсионер:
- Казанда илле ел яшим, чыгышым Арча якларыннан. Шушында хезмәт итеп үтте гомер. Телевизор карыйм: кайбер депутатлар гәҗит укып, журнал актарып утыра сессиядә. Кайберләре җыелышка айлар буена да йөрми икән. «Йоклап» утыручы депутатларга ачу килә, әмма барыбер дә сайлауга барам. Гаиләбез 22 майда Дәүләт Думасына алдан сайлап карау үткәрелүен белә. Телевизор да, гәҗитләр дә хәбәр итеп тора бит. Дару бәяләре күтәрелмәсен иде, депутатлар тикшерсен иде шуны.

«Бердәм Россия» - 18 сентябрьдә узачак Россия Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар сайлауга алдан тавыш бирү уздыра торган бердәнбер партия. Бүген республикада рәсми төстә кандидатлыкка 62 кандидат теркәлгән. Алар «Бердәм Россия» партиясе вәкилләре һәм партия тарафдарлары. Аларның программалары белән pg.er.ru һәм tatarstan.er.ru сайтында тулырак танышырга була.
22 май көнне сәгать 8дән 22.00гә кадәр һәркем үзе теләгән кандидаты өчен тавыш бирә алачак. Алдан тавыш бирү участоклары, сайлау вакытындагы белән чагыштырганда, биш тапкырга азрак булачак. Участоклар исемлеге pg.er.ru сайтында күрсәтелгән. Шулай ук алдан тавыш бирүләргә кагылышлы сораулар буенча сәгать 8дән 17.00гә кадәр «кайнар элемтә» телефоннары да эшли: (843) 237-97-57 һәм 79376290050. Тавыш бирүчегә ике бюллетень тапшырылачак. Сайлаган кандидат турысына тамга куярга кирәк, буш бюллетеньнәр дөрес дип саналмый. Бер яки берничә кандидатны сайларга мөмкин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading