16+

Алданган өлешчеләр фатир алачаклар

Казанда «сакаллы» төзелешкә әверелгән 28 торак йортны тәмамлау буенча җитди чаралар күрелә.

Алданган өлешчеләр фатир алачаклар

Казанда «сакаллы» төзелешкә әверелгән 28 торак йортны тәмамлау буенча җитди чаралар күрелә.

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Руслан Шакиров чыгышында әйтелгәнчә, 2007 елда башкалада төзелеше туктап калган 82 йорт исәпләнгән. Шуларның 54е мэрия ярдәмендә төзеп бетерелгән. Калган йортларның 24е - Россиянең Төбәк үсеше министрлыгы, ә 4есе Татарстан Хөкүмәтенең катгый күзәтчелегендә тотыла.
Шактый шау-шу тудырган «Свей» фирмасы да үзе эш алып барган 17 объектта төзелеш графигын үти башлаган. Шәһәр буенча 6 йортта гына төзелеш туктаган. Ләкин аларда да мәсьәләнең чишелеше табылган. Әмирхан урамындагы 17/36 санлы төзелешне тәмамлау җаваплылыгы «Муниципаль торак программалары дирекциясе» предприятиесенә күчерелгән. Биредә эшләр май аенда кабат җанландырылачак. «Свей» фирмасы һәм «ЭлитСтрой» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре тарафыннан Четаев урамында төзелә торган өч йортның өлешчеләренә фатирлар төзелеше тәмамланып килгән башка йортлардан биреләчәк яки килешенү вакытлары озынайтылачак. Краснококшайск /Баруди урамындагы «АИТЦ» акционерлык җәмгыяте һәм «ИТЦ» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте төзи торган йортның өлешчеләр өлешен сатып алырга әзер булган инвестор белән сөйләшү бара. Гаврилов урамындагы 26М-12 санлы йорт төзелеше («Казкам» АЖСО), өлешчеләр үтенече буенча, социаль ипотека программасы кысаларында тәмамланачак.
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Песошин: «Өлешле төзелеш - шикле тармак. Халык, анда катнашыр алдыннан, ныклап уйлансын иде», - диде. Мэриянең рәсми интернет порталында (Kzn.ru) өлешле төзелешләр турындагы мәгълүмат белән танышырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading