16+

Алтайда түләмә таралган, ә без моннан сакланганмы?

Алтай крае Целинное районында килеп чыккан гадәттән тыш хәл (бирдә түләмә - себер язвасы авыруы таралды) барыбызны да куркуга салды. Авыруы да шүрләрлек шул: тиешенчә күмелмәгән хайваннар терлекләрнең генә түгел, кешеләрнең авыруына һәм үлеменә дә китерә. Түләмәнең споралары да 100әр еллар буена юкка чыкмыйча саклана ала, җитмәсә, уңайлы шартларда үрчи...

Алтайда авыруны беренче булып Дружба бистәсеннән 39 яшьлек көтүче йоктырган. Ир-ат, сыерның үлү сәбәбен ачыклау өчен, аны үзлектән ярган. Бары бер атнадан соң гына табибларга мөрәҗәгать иткән. Әмма бу вакытта соң булган инде: ир-атны саклап кала алмаганнар, дип хәбәр итә «Интерфакс». Әлеге районнан инде унөч кеше хастаханәгә алып кителгән. Шуларның икесендә түләмә булуы ачыкланган. Авыручылар саны арта бара, диләр. Әле рәсми булмаган саннар да бар бит. Алтайда авыру таралмасын өчен, барлык чаралар да күрелә. Белгечләр ишегалларын дезинфекцияләү эшен дәвам итә. Кешеләргә һәм хайваннарга вакциналар кадыйлар.
Шуңа да кармастан, Татарстанда әлегә чираттан тыш тикшерү эшләре дә, алдан саклану чаралары да үткәрелми. Белгечләр, бездә хәл контроль астында, куркырка кирәкми, дип тынычландыра. Алар әйтүенчә, бүгенге көндә барлык мал үләксәсе базлары да тиешле таләпләргә туры килә. Түләмә авыруы бездә соңгы тапкыр 2003 елда Яшел Үзән районында теркәлгән булган.
Әмма республикада исәпкә алынмаган мал базлары да бар бит әле. Ел башында гыйнвар аенда Татарстанда түләмәле 1065 мал базы бар дип хәбәр иткән иде «Татар-информ» агентлыгы. 804енең урыны билгеле, шуның 789ы төзек, тиешле таләпләргә туры килә. Ә менә түләмәле 261 мал базының төгәл урыны ачыкланмаган. Бары җирле халык сүзләре буенча гына аларның урынын чамаларга була. Урыны билгеле мал базлары күзәтү астында булса да, үлгән малларның кайда күмелгәнлеге сорау астында булган үләксә чокырлары өскә калкып чыгарга да мөмкин бит: аларны язгы ташу гына да агызып китә ала. Шуннан инфекция тарала башласа, Алла сакласын...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading