16+

Алыштыргысыз

Популяр журналист һәм җәмәгать эшлеклесе, «Татмедиа» генераль директорының киңәшчесе, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы, «intertat.ru» газетасын гамәлгә куючы Владимир Шевчукның якты истәлегенә багышлап нәшер ителгән китап шулай атала.

Алыштыргысыз

Популяр журналист һәм җәмәгать эшлеклесе, «Татмедиа» генераль директорының киңәшчесе, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы, «intertat.ru» газетасын гамәлгә куючы Владимир Шевчукның якты истәлегенә багышлап нәшер ителгән китап шулай атала.

Әгәр узган ел көтмәгәндә-уйламаганда, кинәт йөрәге туктап калмаган булса, 16 октябрьдә аңа 60 яшь тулган булыр иде.
«Ул 60 яшьлек юбилеен зурлап үткәрү турында хыялланды, бу хакта еш сөйләде. Әмма үзенә ул көнне күрү насыйп булмаган», - дип сөйләде Шевчукның хатыны Лариса ханым ТР Журналистлар берлеге йортында узган искә алу мәҗлесендә.
Әйе, бу көн, мөгаен, нәкъ Вова теләгәнчә үткәндер. «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгының җитәкчесе Ирек Миннәхмәтов һәм мәрхүмнең башка хезмәттәшләре, дуслары, якыннары бу көнне аның хакында күңелләрендә сакланучы якты хатирәләре, күңелле мизгелләр белән уртаклашты. «Безнең арада ул һәрчак тамада ролендә иде, якты чырае, шат күңеллелеге, юмор хисе белән кешенең күңелен күрә белде. Һәркөнне кемгә дә булса булышырга, игелек кылырга омтылып яшәде», - дигән сүзләр еш кабатланды. Мәрхүмнең бүген инвалид коляскасында утыручы ветеран әнисе: «Улымның шигырьләрен укып юанам, укыганда әйтерсең лә аның белән сөйләшәм», - дип, улының сугыш афәте турында язган шигыреннән өзек китерде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading