16+

Артистлардан остарак

Казан балалар цирк мәктәбе укучылары Сен-Поль-ле-Дакстагы XV Европа цирк сәнгате фестиваленнән өч номинациядә җиңү алып кайттылар.

Артистлардан остарак

Казан балалар цирк мәктәбе укучылары Сен-Поль-ле-Дакстагы XV Европа цирк сәнгате фестиваленнән өч номинациядә җиңү алып кайттылар.

«Бамбуктагы һава гимнастлары» дип аталган тиңдәшсез номеры белән 13 яшьлек Азалия Хөсәенова һәм 19 яшьлек Рөстәм Галиев «Тамашачылар мә­хәббәте» ди­гән махсус бүләккә һәм Мәскәүнең Зур циркының аерым бү­ләгенә лаек булды. Әлеге номерның Россиядә генә түгел, хәтта дөньяда да тиң­дәше юк, чөнки мондый жанрда эшләргә профессиональ артистлар да батырчылык итми. Номерны әзерләү өчен якынча 3-4 ел вакыт кирәк.
Әлеге номерларын күр­сәтү өчен яшь артистлар киләсе елның февраль аенда Монте-Карлода узачак мәртәбәле конкурска чакыру алдылар. Шулай ук аларны Германия, Израиль һәм Япониягә төрле проектларда катнашырга чакырдылар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading