16+

Автобуслар төрле була

Шәһәрара автобуста Казанга кайтып баруым. Күзем шофер утыргычы артындагы кәгазьгә төште. «Автобус кафе түгел, ашау тыела» дип язылган иде анда. Димәк, ярамый. Ә юл озын, көн эссе булса? Башка илләрдәге шәһәрара автобусларны искә төшерәм. Барлык җирдә дә нинди хәл икәнен белмим, үз тәҗрибәмнән генә чыгып сөйлим. Әйтик, Европада шәһәрара һәм...

Автобуслар төрле була

Шәһәрара автобуста Казанга кайтып баруым. Күзем шофер утыргычы артындагы кәгазьгә төште. «Автобус кафе түгел, ашау тыела» дип язылган иде анда. Димәк, ярамый. Ә юл озын, көн эссе булса? Башка илләрдәге шәһәрара автобусларны искә төшерәм. Барлык җирдә дә нинди хәл икәнен белмим, үз тәҗрибәмнән генә чыгып сөйлим. Әйтик, Европада шәһәрара һәм...

Шәһәрара автобуста Казанга кайтып баруым. Күзем шофер утыргычы артындагы кәгазьгә төште. «Автобус кафе түгел, ашау тыела» дип язылган иде анда. Димәк, ярамый. Ә юл озын, көн эссе булса?
Башка илләрдәге шәһәрара автобусларны искә төшерәм. Барлык җирдә дә нинди хәл икәнен белмим, үз тәҗрибәмнән генә чыгып сөйлим. Әйтик, Европада шәһәрара һәм илара автобусларда утыргычлар уңайлы, кондиционерлар эшли Хәер, анысы хәзер бездә дә бар, яңалык түгел. Европа илләрендә автобус ишегеннән керүгә үк, беренче рәт утыргыч­ларда шешә суы һәм печенье каплары тора. Болар барысы да пассажирлар өчен. Үз шешәңне һәм печеньеңны алып, урыныңа утырасың. Иң куандырганы - биобәдрәф булу. Ул бер-ике сәгатьлек юлда йөри торган автобусларда да каралган.
Америка шәһәрара автобуслары шулай ук җайлы. Әмма анда су һәм снеклар юк, биобәдрәф тә. Хәер, мин булганнан бирле шактый вакыт үтте, бәлки үзгәрешләр дә бардыр. Андагы автобусларда ошаган нәрсә - ул да булса шоферның пассажирлар белән элемтәсе. Юлга кузгалып киткәч тә, йөртүче микрофоннан үзе белән таныштыра, кая барасын, кайда туктаячак­ларын әйтә.
Шулай да миңа иң ошаган шәһәрара автобуслар системасы - Төркиядә. Монда хәтта стюард бар! Юлда барганда ул өч тапкыр хезмәт күрсәтә, хәтта юл өч сәгатьлек кенә булганда да. Пассажирлар су, чәй, кофе, сок эчә ала. Шулай ук стюард бутерброд белән печенье да өләшә, юеш салфеткалар бирә. Моннан кала, шәһәрара автобусларда һәрбер пассажир алдында экран куелган. Ул алдагы утыргыч аркасына беркетелгән, хәтта пульты да бар. Юл озакка сузылса, күңелсезләнер вакыт юк, кыскасы. Музыка тыңлап, кино карап барырга була. Гомумән, автобус сервисы самолетныкыннан бер дә калышмый, бәдрәф кенә юк. Юл озын икән, ике-өч сәгатькә бер туктап алалар.
Өстәмә уңайлыклар булу билет бәясендә дә чагыла, әлбәттә. Ни генә дисәң дә, безнең илдә автобус билетлары арзанрак тора.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading