16+

Автобусларның яңа маршрутлары

Казанда җәмәгать транспорт схемасында 2013 елдан автобусларның тагын 3 яңа маршруты гамәлгә керәчәк.

Автобусларның яңа маршрутлары

Казанда җәмәгать транспорт схемасында 2013 елдан автобусларның тагын 3 яңа маршруты гамәлгә керәчәк.

7 нче маршрут «Ленинград урамы - Футбол стадионы».
Авиатөзелеш белән Яңа Савин районнарын тоташтырачак маршрут Фрунзе, Вахитов, Чистай урамнары һәм, казанлыларның үтенечен исәпкә алып, Миль урамы буенча узачак.
95 нче маршрут «МКДЦ - Академик Завойский урамы».
Дубравная урамыннан МКДЦ аша узучы бу маршрут казанлыларның, Совет һәм Идел буе районнары хакимиятләре башлыкларының мөрәҗәгатьләренә таянып оештырылды.
65 нче маршрут «Совет мәйданы - Царицынский Бугор торак җирлеге».
Әлеге маршрут Царицынский Бугор җирлегендәге бистәләрдә яшәүче казанлыларның шәһәр белән элемтәсен тәэмин итәчәк. Бу мөмкинлек бистәләрнең урам-юл челтәрен төзекләндергәннән соң барлыкка килде.
Моннан тыш, 2013 елның маеннан башлап автобусларның 7 берәмлек маршрутына үзгәрешләр кертеләчәк. 5 нче һәм 18 нче маршрутлар автобуслары Академик Глушко урамын да колачлаячак. Р.Зорге урамында 30 нчы маршрутның хәрәкәте ике як юнәлешендә дә үзгәртелде. Р.Зорге белән Гарифьянов урамнары киселешендә хәрәкәт үзгәртелгәнлектән, автобуслар Х.Мәүлетов урамына кермәячәк. 34 нче маршрут автобуслары Дәрвишләр бистәсенә таба юнәлештә - Журналистлар урамы, ә кайтканда Себер тракты буенча йөриячәк. 83 нче маршрутның ахыргы - «Тимер юл вокзалы» тукталышына кадәрге юлы үзгәрәчәк. 20 нче троллейбус маршрутына янәшә рәвештә хәрәкәтләнүне булдырмау максатында, 83 нче маршрут автобуслары Казансу буе урамы (Набережная Казанки) буенча туры юлдан килеп, Батурин урамыннан Сәет-галиев урамына чыгачак. Академик Сахаров урамының Х.Бигичев һәм Р.Ваһапов урамнары белән киселешендә юл хәрәкәтен оештыруга үзгәрешләр кертелү сәбәпле, 89 нчы автобус маршрутының ахыргы - «Академик Глушко урамы» тукталышы «Мега» үзәге янәшәсенә күчереләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading