16+

Авылда исерекләр “югалган”

Спиртлы эчемлек кулланып руль артына утыручы кешеләр Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсенең узган елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалган киңәшмәдә катнашсалар, куркудан йөрәк даруы кабарлар иде, мәгәр.

Авылда исерекләр “югалган”

Спиртлы эчемлек кулланып руль артына утыручы кешеләр Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсенең узган елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалган киңәшмәдә катнашсалар, куркудан йөрәк даруы кабарлар иде, мәгәр.

- Республикада узган ел транспорт чарасын исерек хәлдә идарә иткән 16 мең кеше ачыкланган, бу аннан алдагы елдан шактый азрак. Спас районында быелның тәүге ун көнендә бер исерек тә тотылмаган. Нәрсә, авылда исерекләр беткәнме әллә? Бетмәгән, әлбәттә. Аларны ачыклауда таләпчәнлек түбән. Казаннан җибәрелгән экипажлар Спас районында өч көн эчендә генә дә транспорт чарасын спиртлы эчемлек кулланган хәлдә идарә иткән унбер кешене тоткарладылар, - диде Татарстан буенча эчке эшләр министры Артем Хахорин, - спиртлы эчемлек кулланганы өчен транспорт чарасын йөртү хокукыннан мәхрүм ителсә дә, дүрт мең кешенең таныклыгы алынмаган. Алар юлда иркенләп йөри бирә, бу - коррупция. Спиртлы эчемлек кулланып руль артына утырган кешеләрне ачыклауда актив эшләмәсәләр, муниципаль берәмлекләрдәге ЮХИДИ бүлекләренә генә түгел, эчке эшләр идарәләре җитәкчеләренә дә катгый чаралар күреләчәк.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов докладында Алексеевск, Актаныш, Әлки, Балтач, Буа, Балык Бистәсе районнарындагы автоинспекторларның да транспорт чарасын исерек хәлдә идарә итүчеләрне ачыклауда сүлпән эшләүләре тәнкыйтьләнде.

Республикада узган ел 4957 юл-транспорт һәлакәтендә 492 кешенең гомере өзелгән, 6098 кеше төрле авырлыктагы имгәнүләргә дучар булган.

- Тизлек чикләүләрен сакламау аварияләргә китерә. Казан урамнарында транспорт чарасында сәгатенә 80 километр тизлектә йөриләр. Торак пунктларда тизлекне сәгатенә 60 километр чикләрендә билгеләргә кирәк. Республикада 600 урында җәяүлелер юл кичүләре нормативларга җавап бирми, - диде Рифкать Миңнеханов.

Министр Артем Хахорин үзенең чыгышында юлларда иминлекне ныгыту эшләре өчен республика бюджетыннан йөз миллион сум акча билгеләнгәнлеген, димәк, транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгыннан җәяүлеләр юл кичүләрен тиешенчә җиһазландыруны таләп итәргә тулы нигез барлыгын искәртте.





Фото: kazanfirst.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading