16+

Авыручылар күбәя башлады, ә буран китәргә җыенмый

Озакка сузылган салкын һава торышы үзенекен эшләмичә калмады: Казанда соңгы вакытта авыручылар саны да бермә-бер арткан.

Авыручылар күбәя башлады, ә буран китәргә җыенмый

Озакка сузылган салкын һава торышы үзенекен эшләмичә калмады: Казанда соңгы вакытта авыручылар саны да бермә-бер арткан.

Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Рамил Әхмәтов хәбәр иткәнчә, ашыгыч ярдәм чакыртучылар соңгы вакытта 15-20 процентка күбәйгән. Гадәти көннәрдә чакырулар якынча 1100гә якын булса, хәзер алар 2600гә кадәр җиткән. Әлегә көннәр бераз җылытып җибәрсә дә, һава торышы безне сөендерергә җыенмый: республикабызга килгән буран әле дә дулаячак. Бүген дә 15-20 м/с тизлектәге җил булуы көтелә, вакыты белән ул хәтта 20-25 м/с та булырга мөмкин. Республиканың барлык районнарында диярлек бүген көчле кар явачак. Һава температурасына килгәндә, Казанда бүген 1-3 градус салкын булса, Татарстан буенча 1-6 градус салкын булуы көтелә. Әле иртәгә дә кар явудан туктарга җыенмый, температура исә 6 градус салкын булачак, дип хәбәр итә синоптиклар.
Шуңа күрә ерак юлларга чыкмавыгыз хәерле. Җылы итеп киенеп йөрегез һәм үзегезне саклагыз!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading