16+

Авыру терлек алып, абзар тулы малыңны югалтуың бар

Республикада йогышлы авырулар буенча эпизоотик вазгыять тыныч. Әмма ил төбәкләрендә ул киеренке булып кала.

Авыру терлек алып, абзар тулы малыңны югалтуың бар

Республикада йогышлы авырулар буенча эпизоотик вазгыять тыныч. Әмма ил төбәкләрендә ул киеренке булып кала.

Әйтик, Африка дуңгыз чумасы егерме субъектта теркәлгән. 

– Алар арасында безне бигрәк тә күрше Киров, Оренбург өлкәләре һәм Мари Эль республикалары булу борчый, – дип белдерде Татарстан Министрлар Кабинеты карамагындагы Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин матбугат очрашуында.

Шул уңайдан август аенда республикада Африка чумасын булдырмау айлыгы үткәрелгән. Аерым алганда кыргый кабаннарны, үлгән хайваннарның үле гәүдәләрен һәм аларның килү эзләрен табу өчен 227 рейд оештырылган. Бер айда – 66, ә ел башыннан 698 баш кыргый кабан атылган. 

Африка чумасыннан тыш, терлекләр арасында ящур һәм бруцеллез авырулары таралу куркынычы да зур. 

– Һәм безнең өчен төп максат – терлекчелек һәм кошчылык объектларының биологик иминлеге. Дуңгызчылык һәм кошчылык предприятиеләре белән без күптән эшлибез. Хәзер сөтчелек фермаларына да вакыт җитте. Бу мәсьәлә безне аеруча борчый, чөнки сөтчелек комплексларында терлекләр саны бик күп. Бу мәсьәлә турында яңа фермаларны төзер алдыннан, аны проектлаганда ук уйларга кирәк, – дип белдерде Габделхак Мотыйгуллин.

Аның сүзләренчә, республикага маллар читтән дә күп керә. Ел башыннан 28 мең баш мөгезле эре һәм 400 мең мөгезле вак терлек кертелгән. Спикер алыпсатарларның терлекләрне авырулардан имин булмаган төбәкләрдән кертергә омтылуларын да ассызыклап үтте. Монда төп фактор булып бәяләрнең түбән булуы тора, диде ул. Тик моңа алданырга кирәкми. Саран ике түләр дигән кебек, авыру терлек алып, абзар тулы малыңны югалтырга мөмкинсең.  

Бер ел элек Лениногорск кошчылык фабрикасында чыккан кош гриппын да искә алды ул. Әлеге чир бөтен бер комплексны юк итте. Кош гриппы биологик иминлек сакланмау аркасында таралганлыктан, яндырылган кош-корт өчен компенсация дә бирелмәгән. Моның өчен дә акча жәлләргә кирәкми димәк.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading