16+

Бала табуның ние бар...

Калининград өлкәсенең Балтийск шәһәрендә Граховлар гаиләсендә берьюлы 4 бала дөньяга килгән: ике малай, ике кыз! Бу хәл төбәк тарихындагы беренче очрак буларак теркәлгән. Күп балалы әни 4 баланы 4 минут эчендә тудырып, рекорд куйган. Сергей һәм Юля гаиләдә 2 бала булырга тиеш дигән фикердә торганнар. Олы кызлары Настяга 8 яшь...

Бала табуның ние бар...

Калининград өлкәсенең Балтийск шәһәрендә Граховлар гаиләсендә берьюлы 4 бала дөньяга килгән: ике малай, ике кыз! Бу хәл төбәк тарихындагы беренче очрак буларак теркәлгән. Күп балалы әни 4 баланы 4 минут эчендә тудырып, рекорд куйган. Сергей һәм Юля гаиләдә 2 бала булырга тиеш дигән фикердә торганнар. Олы кызлары Настяга 8 яшь...

Калининград өлкәсенең Балтийск шәһәрендә Граховлар гаиләсендә берьюлы 4 бала дөньяга килгән: ике малай, ике кыз! Бу хәл төбәк тарихындагы беренче очрак буларак теркәлгән. Күп балалы әни 4 баланы 4 минут эчендә тудырып, рекорд куйган. Сергей һәм Юля гаиләдә 2 бала булырга тиеш дигән фикердә торганнар. Олы кызлары Настяга 8 яшь тулгач, икенче бәбине алып кайтырга җыенганнар. Әмма авыры 3 айлык вакытта УЗИ Юляның берьюлы 4 бала әнисе булачагын «әйтеп биргән».
* * *
Африкада 35 яшьлек Флоренс атлы ханым тумышы белән Германиядән булган иреннән игезәкләр тапкан. Әмма шунысы гаҗәп, балаларның берсе- кара, икенчесе ак тәнле. Экспертлар мондый очрак миллионга бер була дип раслый. Ике малайның тышкы кыяфәтләре генә түгел, характерлары да бик нык аерыла, имеш.
* * *
Бөекбританиядә яшәүче бер ханым шулай ук үзенчәлекле ана. Ул бер ел эчендә ике тапкыр игезәкләр тудырган. Беренче пар туганнан соң 12 ай узып та өлгермәгән, дөньяга икенче пар балалар аваз салган анда.
* * *
Германиядә 64 яшьлек ханым үз гомерендә беренче тапкыр бала табып, дөньядагы иң карт әни булган иде. Яшьрәк чагында күпме генә тырышмасын, ясалма орлыкландыру юлы белән бала табу теләге тормышка ашмаган булган аның. Картайган көнендә исә бәхет елмайган. Хәзер ул кыз үстереп ята.
* * *
Бөекбританиядә яшәүче 34 яшьлек Фиона Старстоун бала табу процессын «Твиттер» аша бар халыкка күрсәтүдән дә оялып тормаган. Вакыйгалар агышын 13 сәгать дәвамында йөзләрчә кеше тамаша кылган. «Бала табу процессы турындагы мифларны куып таратырга тырыштым. Анда куркыныч берни дә юк», - ди Фиона үзе.
* * *
Чили спортчысы Элизабет Поблете баласын тренировка вакытында тудырган. Спортчы хәтта үзенең авырлы булганлыгын да шунда гына белгән. Авыр әйберләр күтәрү остасы буларак танылган 22 яшьлек кызның баласы вакытыннан 3 айга алдан туган. Элизабет Поблете Пекиндагы Олимпиадада катнашып, 12 нче урынны алган иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading