Тау битеннән кызыл балчык ташыйлар, арбалар арасында ике генә тәгәрмәчлеләре дә бар, болары йөкне бушату өчен бигрәк тә уңайлы. Иске бөя урынына салам, чыбык, балчык түшәп килә-килә елга тарая. Моңа ачуы килгәндәй, Мишә суы да ярсып, тизрәк ага башлый. Менә иң хәлиткеч көн килеп җитә. Алдан ике якта да әзерләп куелган салам, тирес, чыбык, балчык катнашмасы су агып торган урынга кинәттән ишеп төшерелә. Тиз-тиз генә өсте-өстенә салам, балчык салына. Елга, агышын туктатып, бөялеп кала.
Тирә-якны су басмасын һәм елга агу юлын үзгәртмәсен өчен, яз айлары башланганчы ук, бөя өстенең туң балчыгын балта белән чабып, канау казыла һәм язгы ташу вакытында су шушы урыннан агып, бөя төбенә кадәр су белән юыла. Әмма соңгы тапкыр бөялгән бөя язгы ташуда сакланып – китмичә калды. Бәлкем, балта белән чабып ерганак ясаучылар иренепме, әллә: “Болай да ярар, су үз юлын табар әле”, – дип уйлап, аннан-моннан гына чабып, канау сай казылган. Мишәдә артык су барлыкка килсә (бигрәк тә яңгыр яуганда), бөяне саклап калу өчен эшләнгән запас юлдан китеп, елга 150 метр чамасы бу якка таба якынаеп, яңача ага башлады. Соңгы тапкыр, дип язам, чөнки шушы елдан соң безнең авылда бөя бөяү туктатылды. Иске бөя өстеннән (вакытында Сафа исемле кешенең милке булган тегермән) аккан су аркасында, бик тирән чоңгыл хасил булып, саф сулы, солдатка киткәнче минем октябрь айларына кадәр, яратып су коена торган урыныма әйләнде.
Буа бөялгән көнне бала-чага, хатын-кыз, сусыз калганлыктан, елга төбендә чәбәләнеп яткан: кызылканат, кызыл күз, чабак, алабуга, ташбаш (безнең яклар бу балыкны күтиш дип тә йөртәләр) кебек балыкларны җыю өчен алдан ук килеп көтеп торалар һәм су кимеп балыклар күренә башлау белән, кем чиләккә, кем кесәсенә, ә кайберләре күлмәк төймәләренең өскесен чишеп җибәреп, изүләренә дә балык тутыра иделәр. Бу хәл бик күңелле, бала-чаганың чыр-чу тавышы астында, күңелле вакыйгалар да килеп чыгып, бер тамашага әйләнеп кала иде.
Акрынлап, бөялеп калган елга су белән тула. Бер 800 метрлар югарылыкта “тамак” дип йөртелә торган (елгага икенче елганың, елгачыкның килеп кушылган яки агып чыккан урыны) ерганак булып, суның артыгы шуннан чыгып, бөянең аскы ягына агып китә. Тегермәнгә йөк белән кереп йөрү өчен, агачтан салынган күпере дә бар. Без су коенырга шул тамакка йөрибез. Чөнки бу урында су сайрак, шунлыктан җылырак та.
Төбе чиста, чоңгыллар, таш һәм агач тамырлары да юк. Ә тамакның аскы ягына, Якуб бабай һәм Якты чишмәнең дә сулары килеп кушылгач, тагы бер кечкенә бөя бөялә һәм артык су шушы бөя өстеннән агып тора. Бөянең монысы юкә кабыгы салып, өскә калкып чыкмасыннар өчен, таш һәм казыклар ярдәмендә бастырыла, 2,5 ай чамасы су астында тоткач чыгарылып, алардан “юкә мунчаласы” кубарып алына. Бу эш – бик пычрак, өстәмәсенә, бик сасы исле дә булып, күп физик көч сорый торган кәсеп.
Апалар бакча башы турында, Мишә елгасының аръягында, Кизләү чишмәсеннән агып чыккан су, халык кара балчык һәм торф алган чокырларга тулып, мунчала күле ясалган иде. Мухин Хәнифенең, шул төштә мунчала чыгарып, урманчылык хуҗалыкларына тапшырганы исемдә.
Комментарийлар