16+

Балалар алкогольдән агулана

Киләчәк - балалар кулында, дибез. Шуңа күрә аларның сәламәтлеге бүген төп мәсьәләләрнең берсе булып тора. Ләкин соңгы вакыттагы аянычлы фактлар барыбызны да борчуга сала.

Балалар алкогольдән агулана

Киләчәк - балалар кулында, дибез. Шуңа күрә аларның сәламәтлеге бүген төп мәсьәләләрнең берсе булып тора. Ләкин соңгы вакыттагы аянычлы фактлар барыбызны да борчуга сала.

Татарстанда балалар һәм яшүсмерләр арасында алкоголь эчеп агуланучыларның саны арткан. ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Сергей Осиповның әйтүе буенча, соңгы өч айда гына да балигъ булмаганнар арасында алкоголь белән агулануның 24 очрагы теркәлгән. Агулануларның 16сы Чаллы шәһәренә туры килә. Быелның 9 ае эчендә барлыгы исә 50 бала алкогольдән зыян күргән. Шулар арасында 14 яшькәчә балалар арасында 27 очрак исәпләнсә, 14 яшьтән өлкәнрәкләр арасында 23 яшүсмер алкоголь эчеп агуланган. Бу саннарның әле рәсми рәвештә теркәлгәннәре генә булуын да онытмаска кирәк. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе белгечләре әйтүе буенча, агулануларның сәбәбе сыйфатсыз һәм суррогат аракы куллану гына түгел. Балалар аны күп куллану аркасында агулана. Шулай ук антифриз, тосол һ.б. тормыш өчен куркыныч булган сыеклыклар эчеп агулану очраклары да бар.
Яшьләр арасында популяр булган энергетик эчемлекләр дә алкогольгә ияләшүне тизләтә, ди табиблар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading