16+

Балалар бакчалары да төзекләндерү көтә

Казан Ратушасында мэр Илсур Метшин рәислегендә шәһәр Думасының чираттагы XVII сессиясе узды.

Балалар бакчалары да төзекләндерү көтә

Казан Ратушасында мэр Илсур Метшин рәислегендә шәһәр Думасының чираттагы XVII сессиясе узды.

Аның эшендә ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, контроль-хисап палатасы, шәһәр прокуратурасы һ.б. дәүләт органнары вәкилләре, депутатлар катнашты. Депутатлар карамагына 19 мәсьәлә чыгарыла, дип алдан игълан ителгән булса да, гамәлдә алар 22гә җыелды. Әмма җир салымы буенча Дума элек кабул иткән карарга төзәтмә кертү турындагысы, әзерлек эшләре төгәлләнмәү сәбәпле, төшеп калды.
Татар халкының мәшһүр улы - танылган драматург, прозаик, публицист, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, Казан каласының мактаулы гражданы Туфан Миңнуллинның якты истәлеген мәңгеләштерү максаты белән, Казан үзәгендәге өч урам исеме үзгәртелеп, аның исеме белән аталачак. Казан шәһәре икенче чакырылыш Думасының XVII сессиясендә шундый карар чыгарылды. Шул рәвешле, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрыннан ерак булмаган хәзерге Луковский, Минзәлә, Арткы Һади Такташ урамнары берләштерелеп, Туфан Миңнуллин исеменә алыштырылды (ул Шамов капкасыннан алып Кабан күленә кадәр чакрымга якын ераклыктагы ара, Марсель Сәлимҗанов урамы белән кисешә). Шәһәр Думасы сессиясендә моннан 30 еллап элек төзелгән балалар бакчаларына капиталь төзекләндерү үткәрү кирәклеге мәсьәләсе дә күтәрелде. Хәзерге көндә балалар бакчаларының 60 проценты мондый төзекләндерүгә мохтаҗ. Мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча даими комиссия депутатлары тарафыннан мәктәп спортзалларын капиталь төзекләндерү буенча да шәһәр программасын эшләү кирәклеге тәкъдиме яңгырады.
Сессиядә каралган күп кенә мәсьәләләр арасында тагын Казан мэры Илсур Метшин тарафыннан күтәрелгән техник түгәрәкләрне торгызу турындагысы да бар. Аерым алганда, сүз суднолар төзү һәм авиамодельләштерү буенча эшчәнлекне торгызу турында бара. Мэр фикеренчә, барлык күренекле конструкторлар да эшчәнлекләрен түгәрәкләр кысаларында башлап җибәргәннәр. «Техник түгәрәк - булачак генийлар, үз эшләренең чын осталары туа торган урын. Шәһәр бюджеты никадәр кысмасын, без шәһәр югары уку йортлары һәм предприятиеләре белән хезмәттәшлек итеп, бу юнәлешкә ярдәм күрсәтәчәкбез», - диде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading