16+

Балалар өлеше бит ул

Казанның «Радость детства» хәйрия фонды кырыгалдарлар корбанына әйләнгән. Алдакчылар аның кычкырып тора һәм хәтердә кала торган реклама кампаниясеннән файдаланганнар. Фонд директоры Гүзәл Садыкова сүзләренә караганда, «Радость детства» баннеры социаль челтәрдә башка реквизитлар белән урнаштырылган икән бит. «Кешеләрнең авызларыннан өзеп, авыру балаларга чыгарган өлешләре хисабына баерга маташу иң авыр җинаятькә саналырга...

Казанның «Радость детства» хәйрия фонды кырыгалдарлар корбанына әйләнгән. Алдакчылар аның кычкырып тора һәм хәтердә кала торган реклама кампаниясеннән файдаланганнар. Фонд директоры Гүзәл Садыкова сүзләренә караганда, «Радость детства» баннеры социаль челтәрдә башка реквизитлар белән урнаштырылган икән бит. «Кешеләрнең авызларыннан өзеп, авыру балаларга чыгарган өлешләре хисабына баерга маташу иң авыр җинаятькә саналырга тиеш. Алдакчылар файдасына акча күчергән кешеләр өчен йөрәк сыкрый, - ди Гүзәл. Фонд директоры, хәйрия фондлары турындагы мәгълүмат белән теләсә кем файдалана ала торган заманда акча күчерергә теләүчеләр барлык мәгълүматларны да җентекләп тикшерсеннәр иде, дигән теләктә. - www.fund-rd.com дигән сайтыбызда фондның социаль челтәрләрдәге битләренә юлламалар, ә иң мөһиме - реквизитларның дөреслеген белү өчен шалтыратып була торган телефон номеры бар», - ди ул.
«Радость детства» фонды агымдагы елның февраль аенда теркәлгән. Ул онкологик һәм дәвалауга авыр бирелә торган башка төр авырулардан интегүче балаларга адреслы ярдәм белән шөгыльләнә. Хәйрия оешмасының җыелган акчаларны ата-аналарның кулларына тапшыру хокукы юк, алар бала дәвалана торган клиника счетына гына күчерелә. Хәзерге вакытта фондның бар көче Татарстанның Мамадыш районында тернәкләндерү үзәге төзүгә юнәлтелгән. Анда озак вакытка сузылган дәвалану узган балалар сәламәтлекләрен ныгытачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading