16+

Балаларга хокук ярдәме

«Россия Федерациясендә бушлай юридик ярдәм күрсәтү турында»гы Федераль Законны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча Хөкүмәт комиссиясе карары нигезендә, Россия төбәкләрендә 20 ноябрьдә «Балаларга хокук ярдәме көне» үткәрелә.

Әлеге чара ятим балалар, ата-ана тәрбиясеннән мәһрүм калган балалар, шулай ук аларның законлы вәкилләре, ятим баланы үз гаиләләренә тәрбиягә, асрауга яки уллыкка алырга теләүче гаиләләр, инвалид балалар һәм аларның ата-аналары мәнфәгатьләрен кайгыртып оештырыла. Казанда Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгына, ЗАГС идарәсенә, Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенә, нотариусларга, адвокатларга, республиканың мәгариф, хезмәт һәм социаль яклау органнарына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Фото: www.gazetairkutsk.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading