16+

Балаларны төнлә автобуста йөртү тыела

«Кызганыч, без һәрвакыт берәр һәлакәт килеп чыкканнан соң гына йөгерешә башлыйбыз». Татарстан ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов бу сүзләрне журналистлар бе­лән очрашкач, 21 май иртәсендә Түбән Новгород өлкәсендә теркәлгән юл-транспорт һәлакәтенә мөнәсәбәттә әйтте. Санкт-Петербургка каратэ ярышына баручы спортчы балалар утырган кече автобус йөк машинасына маңгайга-маңгай килеп бәрелүдән өч кешенең гомере...

Балаларны төнлә автобуста йөртү тыела

«Кызганыч, без һәрвакыт берәр һәлакәт килеп чыкканнан соң гына йөгерешә башлыйбыз». Татарстан ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов бу сүзләрне журналистлар бе­лән очрашкач, 21 май иртәсендә Түбән Новгород өлкәсендә теркәлгән юл-транспорт һәлакәтенә мөнәсәбәттә әйтте. Санкт-Петербургка каратэ ярышына баручы спортчы балалар утырган кече автобус йөк машинасына маңгайга-маңгай килеп бәрелүдән өч кешенең гомере...

«Кызганыч, без һәрвакыт берәр һәлакәт килеп чыкканнан соң гына йөгерешә башлыйбыз».
Татарстан ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов бу сүзләрне журналистлар бе­лән очрашкач, 21 май иртәсендә Түбән Новгород өлкәсендә теркәлгән юл-транспорт һәлакәтенә мөнәсәбәттә әйтте. Санкт-Петербургка каратэ ярышына баручы спортчы балалар утырган кече автобус йөк машинасына маңгайга-маңгай килеп бәрелүдән өч кешенең гомере өзелүе турында язган идек. Шуларның берсе - үсмер бала.
- Бу очракта җаваплылык балаларны йөртергә алынган оешмага төшә, - диде Рифкать Миңнеханов.
Спортчы балаларны ярышка республиканың Каратэ федерациясе алып чыгып киткән. Һәлакәт очрагы буенча җинаять эше кузгатылды, автобусның исән калган шоферы һәм автобус хуҗасы Виктория Ларина кулга алынды.
Балаларны автобуста йөртүнең үз кагыйдәләре бар, әлбәттә, алар Россия хөкүмәте тарафыннан расланган.
- Төнге унбердән ир­тәнге алтыга кадәр балаларны автобус­та йөртү катгый тыела. Төнлә автобуста балаларны ераклыгы 50 чакрымнан да артмаган вокзалларга гына илтергә рөхсәт, - дип аңлатты Рифкать Миңнеханов.- Әгәр автобуста балалар саны сигездән артса, мәгълүматны дәүләт автоинспекциясенә җиткерү зарур. Автобусның «ГЛОНАСС +112» системасы, видео­теркәгеч һәм тизлекне сәгатенә 60 километрдан арттырырга мөмкинлек бирми торган механизм белән җиһазланган булуы шарт.
Санкт-Петербургка спортчы балаларны илтергә алынган автобус ЮХИДИ постын урап узган.
- Пост яныннан узса, ул автобус, һичшиксез, иртәнге алтыга кадәр туктатылачак иде, чөнки, кабатлап әйтәм, балалар утыртылган автобуска төнлә йөрергә рөхсәт юк. Киләчәктә ата-аналар да таләпчәнлек күрсәтсеннәр иде,- дип киңәш бирде ЮХИДИ җитәкчесе.
Авыл мәктәпләрендә файдаланыла торган кече автобусларга фәкать район территориясендә генә йөрергә ярый. Мондый автобуста балалар белән шәһәргә яки башка ерак рейска бару планлаштырылса, бу хакта ЮХИДИ бүлегенә хәбәр ителергә тиеш.
Республиканың мәгариф һәм фән министры урынбасары Айдар Каюмов ышандырганча, укучы балалар Кырым, шулай ук Краснодар краендагы шәһәрләрдәге сәламәтләндерү лагерьларына бары тик самолетларда һәм поездларда гына җибәреләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading