16+

Балык кап, ялтырап ят

Чатнама салкында бозга ясалган уентыкка кармак салып, сәгатьләр буе шуңа карап утыручыларны аңлар өчен, бер булса да, бу кешеләр белән аралашып, үзеңә дә алар арасында булып карарга кирәктер. Ә мавыгып китсәң, кышын балык тоту бик тә үзенчәлекле шөгыль. Монда инде: «Кармак алдым, суга салдым», - дип кенә балык тотып булмый,...

Балык кап, ялтырап ят

Чатнама салкында бозга ясалган уентыкка кармак салып, сәгатьләр буе шуңа карап утыручыларны аңлар өчен, бер булса да, бу кешеләр белән аралашып, үзеңә дә алар арасында булып карарга кирәктер. Ә мавыгып китсәң, кышын балык тоту бик тә үзенчәлекле шөгыль. Монда инде: «Кармак алдым, суга салдым», - дип кенә балык тотып булмый,...

- Балыкчыларның бердәм, оешкан булуларына хәйран калдык. Конкурс турында сүз чыгуга, алар, үзара хәбәрләшеп, кызыксынып, безне дә канатландырып тордылар. Ә идеянең башында үзәкнең директоры Айдар Вәлиев торды, - ди үзәкнең яшьләр белән эшләү белгече Энҗе Сабирова.
Без балыкчыларның бердәм булуларын көзен митингларда катнашкан кешеләр саныннан күргән идек инде. Ә менә боз ныгыр-ныгымас вакытта, тормышларын куркыныч астына куеп, балык тотарга чыгуларын башсызлык, күпмедер дәрәҗәдә сансызлык та диясе килә. Хәер, күп кеше арасында төрлесе бардыр инде. Күп дип әйтәм, чөнки Балтач районында үткәрелгән кышкы балык тоту ярышларында гына да йөздән артык кеше катнашкан.
Аны ачу тантанасында районның экологлары һәр катнашучыга Кызыл китап тапшырганнар. Сүз дә юк, табигать белән балыкчы һәм аучылардан да ныграк аралашкан кеше юк. Шуңа Кызыл китап белән таныш булу һәр ике як өчен дә файдалы.
Старт бирелүгә, балыкчылар боз өстенә юл алалар. Берәүләр бозны тишеп өлгергәнче, икенчеләре инде беренче балыкны каптырырга да җитешә. Бәйрәмне оештыручылар исә күз уңыннан бер нәрсәне дә игътибарсыз калдырмыйлар. Җиңүчеләр алты номинациядә билгеләнә: «Иң беренче балыкны тотучы», «Иң кечкенә балыкка», «Тамашачылар симпатиясе»... Ә яр буенда самавырлар җырлап тора, табада коймак чыжылдый, шашлык пешә. Ярыш дигәнебез әнә шундый матур бәйрәмгә әйләнә дә куя.
Балыкчыларга әлеге чара бик ошады. Алар яңа тәкъдимнәр белән чыктылар. Конкурста катнашырга теләгән һәркем билгеле бер күләмдә взнос кертеп, ярышларны елына өч тапкыр үткәрергә кирәк дигән фикергә килдек, - ди Энҗе Сабирова.
Балыкчылардан шаян сүз
Балыкчылар җыенында рәис чыгыш ясый.
- Кышкы балык тоту чоры якынлаша. Күпме хәмер алабыз? Өченче ел кеше башына бер шешә алган идек, кармакларны югалттык. Узган ел икешәр шешәдән алып барган идек, автобусны ук җуйдык... Быел ни эшлибез?
Бер балыкчы торып баса:
- Бер кешегә өчәр шешә алырга, кармакларны өйдә үк калдырырга һәм автобустан чыкмаска тәкъдим итәм.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading