15 май - Халыкара гаилә көне
60 ел бергә
Яшел Үзән районының Акъегет авылында гомер итүче Фәридә апа белән Равил абый Вәлиуллиннар инде 60 елдан артык бергә.
- Тигезлектә озак яшәүнең сере ак күлмәкләр белән зурлап туй уздыру, кыйммәтле балдакларда да түгел, бездә аның берсе дә булмады. Барысы да Ходайдан бирелгән гомер, һәм аны шөкер итеп яши белергә кирәк, - ди Вәлиуллиннар.
Урам аша гына яшәгән, кечкенәдән бер-берсен белгән Фәридә белән Равил бер ел очрашып йөргәннән соң, язмышларын уртак итәргә уйлый. Кичтән бергә булырга сүз куешалар да икенче көнне егет кызны өенә алып кайта. Әти-әниләреннән хәер-фатиха алып, никах укыталар.
- Кечкенә генә, бер яклы йортка, ишле гаиләгә килен булып төштем, 37 ел каенана белән яшәдек. Ул чакларда кышларын сарык, бозау да шул бер өйдә бит инде. Сүзгә дә киленмәгән, булганы белән яшәлгән, балачакта үги ана белән гомер итеп, авырлыкларга түзәргә өйрәнгәнмендер, күрәсең, ачлык-ялангачлыкны үз җилкәбездә татыдык, - дип искә ала Фәридә апа.
Равил абый булачак хатынын алып кайткач та, капкадан кергәнче, кисәтеп куя: «Әти-әни - үз урынында, ир үз урынында булачак, һәрберсен хөрмәтләп, гаилә учагын саклап яшәү - хатынның бурычы. Сүземнән чыкма, һәрнәрсәне киңәшләшеп эшлик», - ди. Кәләшен сайлап ялгышмый: чибәр, сөйкемле, ягымлы хатыны тугры тормыш иптәше, уңган хуҗабикә, акыллы килен, кадерле әни дә була белә. Әле хәзер дә 86 яшендә булса да, ашарга пешереп, өйләрне тәртиптә тота Фәридә апа.
Вәлиуллиннар алты бала тәрбияләп үстерәләр. Беркайчан да каеш белән куркыту булмый аларда. Үз үрнәкләрендә, сүз белән аңлатып, хезмәт белән тәрбиялиләр балаларын. Хәзер дә уллары Роберт, Илһам, Илшат, кызлары Гөлсинә, Фидая, Гөлинә - әти-әнисенең төп терәге, гел хәлләрен белеп торалар. 16 онык, 22 оныкчык өчен дә яраткан дәү әни белән дәү әти алар. Үзләре бүген уллары Илһам белән киленнәре Сөмбел тәрбиясендә.
Вәлиуллиннар белән бәхетле яшәү серләре турында сөйләшәбез.
- Күпме җыйсаң да, шартламыйсың. Сабыр булырга, шөкер итәргә кирәк. Һәр сүзне дә ишетмә, колак аша үткәр, каршы әйтәсе килгәндә, түзеп кал, ирең исерек булса да, тавыш чыгарма, сүз әйтмәсәң, бәхәс чыкмый ләбаса, - ди Фәридә апа. - Безне авыр чакларда ачлыктан әрекмән тамыры, алабута, кычыткан коткарып калды. Сабантуйга кияргә күлмәк алыр өчен яланаяк, тизәктән кирпеч сукканны хәтерлим. Мәктәпкә аякка чабата киеп барсак, хәзергеләр беренче класска ук телефон тотып бара. Бик иркендә яшибез. Булганның кадерен белергә кирәк. Сугышлар кабатланмасын, тынычлыкта яшәргә язсын иде.
Равил абый, гаиләдә «мин-минлек» булырга тиеш түгел, дип саный. Күп нәрсә хатын-кыздан тора, ди.
- Еллар узса да, мәхәббәт югалмый, бер-береңә якыная гына барасың, - ди алар. Авырып китсәләр, бер-берсен дога укып өшкерәләр, безнең дәва - догаларда, диләр.
50 ел бергә
Яшел Үзән районының 170 ел тарихы булган Муллаиле авылында гомер итүче Сәлимә апа белән Ризван абыйның бергә яши башлаганнарына - 50 ел.
Сәлимә апа ишле гаиләдә үсә, җиде туганына апа була. VIII сыйныфтан соң авылда төпләнеп кала. 43 ел буена колхозда бернинди ялсыз сыер сава. Авыл кешесенең эше тавык чүпләп бетермәслек. Җәй айларында гектарлаган суган, чөгендер кишәрлеге бүлеп бирәләр, әле үз бакчаң, ихатаң... Биш баланы да тәрбиялисе бар. Гаиләдә дә хатын-кыз - җылылык, татулыкны саклаучы.
Ризван абый фронтка киткән әтисен бер тапкыр да күрми кала. Озак еллар авылларыннан ерак түгел «Албаба» тимер юл станциясендә вагон бушатучы булып эшли.
- Өйгә күбрәк акча алып кайтыйм әле, тормыш иптәшемне, кызларымны шатландырыйм, дип, кайбер көннәрне 50 килограммлы капчыкларны берьюлы икешәрне күтәреп ташыган әти. Әниебез һәрвакытта да акыллы киңәшләрен бирә, ир каршында, балалар янында үзеңне ничек тотарга кирәклекне сүз белән генә түгел, эш белән күрсәтә белде, - дип сөйли Насыйбуллиннарның кызлары Фирдания Зарифуллина.
Сания апа аш-суга да оста. Авылда аның телеңне йотарлык камыр ризыкларын авыз итмәгән кеше юктыр. Ризван абый - мәзәкчән, төгәл, чиста, тырыш кеше. Яшь чакларында болында печән чапканда, аның артыннан куып җитә алмаганнар.
-Эшебез уртак булды. Балаларны да хезмәт яратырга өйрәттек, - ди Насыйбуллиннар, тату яшәү сере турында сорагач.
Бүген аларның 17 оныклары, дүрт оныкчыклары бар. Хәер, күрше-күләннең балалары да аларны әби белән бабай дип йөртә. Әле озак еллар шулай башкаларга үрнәк булып, татулыкта, тигезлектә яшәргә язсын иде бу гаиләгә.
Комментарийлар