16+

Батыр ярасыз йөрми

Балалары шул «батыр»лар рәтенә кергән ата-аналарга җәй көне аеруча да игътибарлы булырга кирәк. Елның бу фасылында, балалар каникулда вакытта, тез-буыннарда, аяк-кулларда җәрәхәтләр бермә-бер арта. Чөнки аларның бер дә өйдә утырасылары килми. Урамга кояш үзе күз кысып чакырып торганда ничекләр өйдә утырырга кирәк инде. Шуңа да әти-әниләр, әби-бабайлар сабыйларына һәм оныкларына...

Балалары шул «батыр»лар рәтенә кергән ата-аналарга җәй көне аеруча да игътибарлы булырга кирәк. Елның бу фасылында, балалар каникулда вакытта, тез-буыннарда, аяк-кулларда җәрәхәтләр бермә-бер арта. Чөнки аларның бер дә өйдә утырасылары килми. Урамга кояш үзе күз кысып чакырып торганда ничекләр өйдә утырырга кирәк инде. Шуңа да әти-әниләр, әби-бабайлар сабыйларына һәм оныкларына беренчел ярдәм күрсәтергә әзер торырга тиеш.
Җәрәхәт күптөрле була. Ләкин нинди генә кечкенә яра булса да, аны игътибарсыз калдырырга ярамый. Тән тиресе җәрәхәтләнгәннән соң, аңа бик күптөрле микроблар керә. Бу - беренчел инфекция. Алардан арыну өчен, яраны иң беренче кайнатылган җылымса су белән юыгыз. Водород перекисе яки марганцовкага аз гына салынган су белән җәрәхәтле җирне дезинфекцияләгез. Соңыннан йод яки зеленканы яра кырыйларына сөртеп чыгыгыз. Әлеге препаратларны яра эченә тидерергә ярамый! Йод белән зеленка тәнне яндыра, бу исә җәрәхәтнең озак төзәлүенә китерә.
Яра артык тирән булса, иң беренче эш итеп, аккан канны туктатыгыз. Моның өчен чиста чүпрәк яки марля кирәк булачак. Әгәр инде кул астыңда бер әйбер дә юк икән, яраны кулъяулык белән дә бәйләргә мөмкин. Җәрәхәт эченә мамык тидерергә ашыкмагыз. Аның кисәкләре яра эченә кереп, авыруның хәлен шактый катлауландырырга, яңа инфекция барлыкка китерергә мөмкин.
Яра ачык һавада тизрәк төзәлә, дип фаразлый табиблар. Ләкин яңа инфекция керүдән курыксагыз, ул урынны бәйләп куйсагыз, яхшырак булыр.
Балагызны эт яки бүтән хайван тешләсә, һичшиксез, табибка мөрәҗәгать итегез. Хайван селәгәендә бик күп микроблар була, шуңа да яраны чистартуны белгечләргә генә тапшырыгыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading