16+

Бауманда фонтаннарны төзекләндерәләр

Башкалабызның Бауман урамында урнашкан фонтаннарны быел сентябрь аеннан октябрьгә кадәр капиталь төзекләндерүгә ябачаклар.

Бауманда фонтаннарны төзекләндерәләр

Башкалабызның Бауман урамында урнашкан фонтаннарны быел сентябрь аеннан октябрьгә кадәр капиталь төзекләндерүгә ябачаклар.

Казанның төп җәяүлеләр урамындагы өч фонтанны («Бака», «Күгәрчен» һәм «Су анасы») быел төзекләндерергә җыеналар. Бу шәһәр казнасына 1 миллион 800 мең сумга төшәчәк. Анда, тәгаенләбрәк әйткәндә, мондый эшләр башкарылырга тиеш: фонтаннарның нигезен ныгыту, стеналарын тышлау, куркынычсызлык җиһазлары урнаштыру һәм махсус баскычлар ясау.
Бу фонтаннарны вакытында төзекләндерү бик кирәкле гамәл, чөнки тәмам эштән чыгып ватылгач соң була. Икенче яктан, Бауман урамындагы өч фонтан казанлылар һәм туристларны үзләренә җәлеп итеп торалар. Башкалабызга килгән кунаклар биредә, алар янәшәсенә басып, фотога төшәргә ярата.
Рәсми эш кәгазьләреннән күренгәнчә, капиталь төзекләндерүгә ай ярым вакыт каралган. Иң соңгы чик - 15 октябрь. Төзекләндерү эшләре барышын махсус күзәтеп-тикшереп торучылар да билгеләнгән. Ул аерым түләнә һәм 22 мең сумга төшәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading