16+

Бөек Ватан сугышы ветераннарына бәйрәм бүләге

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 67 еллыгы уңаеннан ветераннарга, РФ Президенты Указы нигезендә, өстәмә акчалар бирү дәвам итә. Бер тапкыр бирелә торган акчаның күләме 1 меңнән 5 меңгә кадәр.

Бөек Ватан сугышы ветераннарына бәйрәм бүләге

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 67 еллыгы уңаеннан ветераннарга, РФ Президенты Указы нигезендә, өстәмә акчалар бирү дәвам итә. Бер тапкыр бирелә торган акчаның күләме 1 меңнән 5 меңгә кадәр.

Бер тапкыр алына торган 5 мең сум акча түбәндәгеләргә түләнә: Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм Бөек Ватан сугышы инвалидларына, сугыш елларында һава һөҗүменә каршы оборонада эшләүчеләргә, оборона корылмалары төзүдә катнашучыларга һәм тылдагы башка хәрби объектларда хезмәт куючыларга, шулай ук фронт сызыгына якын булган автомобиль һәм тимер юлларда эшләгән кешеләргә һ.б., «Ленинград блокадасында яшәүче» билгесе белән бүләкләнгәннәргә, сугыш чорында концлагерьларда, гетто һ.б. мәҗбүри тота торган урыннарда балигъ булмаган яшьтә тоткынлыкта булганнарга, Финляндия белән сугыш вакытында, Бөек Ватан сугышында һәм Япония белән сугышта һәлак булган сугышчыларның тол хатыннарына, һәлак булган сугышчы хатын-кызларның ирләренә һ.б.
1 мең сумны исә тылда 1941 елның 22 июненнән 1945 елның 9 маена кадәр булган аралыкта 6 айдан да ким эшләмәгән кешеләр (СССРның вакытлыча оккупацияләнгән территорияләрендә эшләү вакытын кертмичә), Бөек Ватан сугышы чорында фидакарь хезмәтләре өчен СССР орден һәм медальләре белән бүләкләнгәннәр, шулай ук нацист концлагерьларының, төрмәләре һәм геттоларының элеккеге балигъ булган тоткыннары алачак.
Акчалар июнь ае дәвамында биреләчәк. Аларны июнь пенсиясе белән алучылар бар инде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading