16+

Бер миллионың булса, фатир алып була

Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итүнең федераль программасы буенча бәясе 1 млн 656 мең сум торган 60 квадрат метр мәйданлы фатир (бер квадрат метры - 27600 сум) алырга теләүчеләргә бу елдан алып үз кесәләреннән 1 млн 100-200 мең сум акчаны чыгарып салырга яки бу акчаларны банктан кредит буларак алырга тиеш...

Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итүнең федераль программасы буенча бәясе 1 млн 656 мең сум торган 60 квадрат метр мәйданлы фатир (бер квадрат метры - 27600 сум) алырга теләүчеләргә бу елдан алып үз кесәләреннән 1 млн 100-200 мең сум акчаны чыгарып салырга яки бу акчаларны банктан кредит буларак алырга тиеш булачак. Калган акча, ягъни 521,6 мең сум федераль һәм республика бюджетлары тарафыннан биреләчәк.
Эш шунда: ел саен әлеге программаны финанслау шартлары үзгәреп тора. Элекке елларда федераль үзәк бергәләп финанслауның зур өлешен үз өстенә алса, хәзер исә йөк республика җилкәсенә төшә. Шул сәбәпле Татарстан бу программада узган ел катнашмады да.
ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрының беренче урынбасары Азат Шәрәпов хәбәр иткәнчә, 2012 елда федераль программада катнашу өчен, министрлык тарафыннан яшь гаиләләргә 16 млн сум субсидия алу өчен заявка бирелгән. Бүгенге көндә республикада федераль программа буенча торак шартларын яхшыртырга теләгән 9 меңнән артык гаилә, республика программасы буенча 5 меңнән артык гаилә чиратта тора.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading