16+

Бер сәгате – 20 сум. Кыйба-ат!

Казанда 2013 елда узачак студентларның халыкара җәйге Универсиадасына кадәр башкалада тагын 50 мең автоурын булдырылачак.

Бер сәгате – 20 сум. Кыйба-ат!

Казанда 2013 елда узачак студентларның халыкара җәйге Универсиадасына кадәр башкалада тагын 50 мең автоурын булдырылачак.

Ләкин ул бөкеләр, урамнарның транспорттан тыгылышы мәсьәләсен барыбер дә тулысынча чишмәячәк. Шәһәр башкарма комитетының транспорт комитеты рәисе Айдар Абделхаков әйткәнчә, Казанда теркәлгән автомобильләр саны 307 мең берәмлектән артып китте. Шәһәр үзәгенә һәркөн 100 мең автомобиль керә, шуның 33 меңе үзәктә көн дәвамына диярлек туктап кала. Шәһәр үзәгендәге автопаркингларның күбесе әлегә төзелеш халәтендә. Астрономия урамы белән Профсоюзлар урамы киселешендә, Зур Кызыл, Островский урамнарында, Чехов базары янәшәсендә автопаркинглар булачак. ГУМ кибетендәге, Үзәк колхоз базарындагы җир асты паркинглары эшли. «Кремль» метро станциясендәге, Батурин урамындагы автопаркинглар да файдалануга тапшырылды. Шәһәр хакимиятендә узган киңәшмәдә Казан мэры Илсур Метшин: «Батурин урамындагы автопаркингның әһәмияте зур. Кремльгә, шәһәр үзәгендәге оешмаларга килгән кешеләр биредә автомобильләрен ышаныч белән калдыра алалар», - диде.
«Ак таш» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять тарафыннан Батурин урамында төзелгән паркингның җир асты өлеше - 98, ә җир өсте мәйданчыгы 70 автомобильгә исәпләнгән. Шәһәр үзәгендәге автопаркинглардан файдалануның бер сәгате - 20 сум. Батурин урамында да бәя шул ук. Автомобилеңне тәүлек буена калдырсаң, җир асты гаражына - 300, ә ачык һавадагы мәйданчык өчен 200 сум түләргә кирәк. Автопаркингларда ярымбушлык хөкем сөрә, чөнки хезмәткәрләр дә, студентлар да бу бәяләрне артык кыйбат саный. Казан шәһәре эчке эшләр идарәсе ЮХИДИ бүлегенең пропаганда хезмәте хәбәр итүенчә, транспорт хәрәкәтенә комачаулык тудыручы автомобильләр штраф мәйданчыгына алып кителә. Быел гыйнварда - 744, февральдә - 657 һәм мартның беренче атнасында гына да 100 автомобиль эвакуацияләнгән. Штраф мәйданчыгына эләккәнче автопаркингтан файдалануың, шәһәр үзәгенә җәмәгать транспортында керүең хәерлерәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading