16+

Без бердәм булганда көчле: Казан Курск өлкәсенә гуманитар ярдәм җибәрә башлады

Россиянең Курск өлкәсенә 6 августта Украина гаскәрләренең дәүләт чиген узып басып керүе илебез халкында нәфрәт хисләре тудырды, тагын да ныграк берләшүенә этәрде.

Курск, Белгород, Брянск өлкәләреннән, 12 августтагы мәгълүматларга караганда, 121 мең кеше эвакуацияләнгән. 

– Эвакуацияләнгән кешеләр вакытлыча йорт-җирсез калды. Казандагы предприятиеләр, эшкуарлар, оешмалар, югары уку йортлары Курск өлкәсендәге халыкка ярдәм йөзеннән көнкүреш җиһазлары, киемнәр, азык-төлек китерә башлады. Гап-гади казанлылар кирәк-ярак әйберләр күтәреп килә. Пенсионер бабайлар белән әбиләр:”Пенсиябез кызганыч түгел, Ходай андагы халыкка сабырлык бирсен!”, – дип акча тапшыралар. “Яшь гвардия”, «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика иҗтимагый хәрәкәте һәм “Халык фронты” вәкилләре китерелгән әйберләрне туплап, төп складка җибәрә. Бүген-иртәгә 3 йөк машинасы Курск өлкәсенә кузгалачак, – ди “Яшь гвардия”нең Татарстан оешмасы җитәкчесе Руслан Шиһабетдинов.

Гуманитар ярдәм җыю дәвам итә. Ярдәм җыю пунктлары адреслары: Казан, Патрис Лумумба урамы, 4; Вишневский урамы,10; Жуковский урамы,12. Әлеге пунктлар 10.00-18.00 сәгатьләрдә ачык.

Язмага реакция белдерегез

1

0

3

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading