16+

БЕЗ – БЕРЕНЧЕ!

Республикакүләм «Студентлар язы»нда мин үземне җанатар буларак сынап карадым. Сәхнә артында ыгы-зыгы. Берәү костюмын өстендә килеш кенә тегеп утыра: алдан ательега бармаган икән. Чалбары ботыннан өскә менми, аны ертып, өстән генә ямарга туры килгән. Икенчесе капрон оегын эләктерде. Бер грамм да ачуы чыкмады тагын, оексыз гына чыгыш ясарга булды.

БЕЗ – БЕРЕНЧЕ!

Республикакүләм «Студентлар язы»нда мин үземне җанатар буларак сынап карадым. Сәхнә артында ыгы-зыгы. Берәү костюмын өстендә килеш кенә тегеп утыра: алдан ательега бармаган икән. Чалбары ботыннан өскә менми, аны ертып, өстән генә ямарга туры килгән. Икенчесе капрон оегын эләктерде. Бер грамм да ачуы чыкмады тагын, оексыз гына чыгыш ясарга булды.

Без - җанатарлар үз урыннарыбызга утырдык. Сәхнәгә алып баручы чыгып, жюри белән таныштырды да, беренче бүлекнең ачылуын игълан итте.
КФУ студентлары тамашачыларны ерак булмаган киләчәккә күчерде. 2013 ел. Универсиада ачылу тантанасы. Студентлар гимны, флаглар, ритмлы биюләр, конфетти - бөтен залны әлеге тантананың рухы биләп алды. Репетицияләрдә иренеп утырган җанатарлар, эйфориягә бирелеп, музыканың соңгы аккордларына кадәр армый-талмый кул чапты, сызгырды! Концертның сюжеты Универсиада волонтерының булачак балаларына әни эзләүгә корылган иде. Ул ярдәмгә 80нче елгы Олимпиадада катнашкан бабасын да чакырды. Легендар бабай үз язмышын 1973 елгы Универсиадада очраткан икән. Бабайны өч негрны җитәкләп кергән Арча егете бүлдерде. Чит илдән килгән дуслар «Туган як» җырын яттан да өйрәнгәннәр!
«Иң яхшы университет - КФУга зур респект!» дигән лозунг белән, җанатарлар өстеннән «дулкын» узды. Дулкынланырсың да, теге волонтер үз язмышын тәки тапты бит! Өченче рәттә елмаеп утыра иде ул...
Антрактта бөтен булган су запасын юкка чыгардык. Күрәсең, университетыбыз өчен бик нык тырышканбыз. Шул арада мине журналистика факультетының тәрбия һәм социаль эшләр буенча декан урынбасары Роман Баканов күреп алды һәм үзенең кызыксынуын белдереп:
- Сезгә моның өчен түлиләрме соң? - дип сорады.
- Юк, позитив энергия белән түләсәләр генә инде.
- Безнең журфакта беркем дә бервакытта да бушка эшләмәде.
- Кемгәдер башларга кирәк бит инде, мин беренче булырмын. Аның каравы, алдагы рәтләргә эләгер өчен ялынып торырга кирәкмәде.
- Әйтәм бит, журфаклар бушка гына бер әйбер дә эшләми!
Икенче бүлек тә кызыклы чыгышларга бай иде. «Шторм», «Индиго» һәм «Шоколад» төркемнәрен алкышлый-алкышлый кулларым тәмам кызышып бетте. Куллар арыгач, аяклар да хутка китте! ШТКлылар тамашачыларны эчләре катканчы көлдерделәр, арулар да онытылды хәтта.
Концерт ахырында, безнең «Ректор наш герой - мы за Вас стоим горой» дип алкышлавыбыз астында, сәхнәгә Илшат Гафуров менде. Ул университет талантларының профессионаллардан бер дә аерылмавын, ә җанатарларның активлыгыннан, тавышларыннан хәтта көнләшергә дә мөмкин булуын искәртте. «Бу - безнең иң шәпләр икәнлегебезне исбатлый!» - диде ул.
Бүләкләү тантанасы «Бәхет һәм уңыш монда, без беренче урында» лозунгы белән башланды. Быел бүләкләү ике төркемгә: зур һәм кечегә бүленеп узды. Кече төркемдә беренче урынны Физика институты яуласа, зур төркемнәр арасында Филология һәм сәнгать институты алдынгы урынны алды. Гран-при Журналистика һәм социология факультетына бирелүен ишеткәч, үзем дә сизмәстән, урыннан сикереп торып, шатлыгымнан кул чаба-чаба бии башладым. Ниһаять, журфак үзенең чын-чынлап иҗади факультет булуын исбатлады. Ә бәйрәм тәмамланмады әле. Халык «Четыре комнаты» клубына дискәтүккә агылды. Шәхсән минем хәлем караватка кадәр барып җитәрлек кенә иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading