16+

Безнең кызлар иң-иңнәре

Менә әле күптән түгел генә Динә Гарипова һәм Эльмира Кәримуллинабыз Беренче каналда барган «Голос» проектында җиңү яулап кайтканнар иде. Хәзер Динәбез «Евровидение»да катнашырга әзерләнеп йөри. Ә ул арада икенче бер кызыбыз - Междуреченск шәһәреннән 18 яшьлек Эльмира Абдерәзәкова «Мисс Россия-2013» бәйгесендә җиңеп чыкты.

Шимбә көнне «Барвиха Luxury Village» концертлар залында үткән бәйге нәтиҗәләре буенча Ярославльдән Анастасия Языкова һәм Калмыкиядән Ирина Туманова исемле рус кызларына икенче һәм өченче урыннар гына тәтеде. Шулай итеп, җиңүчебезнең башына 1 миллион долларлык таҗ кидерелеп, аңа йөз мең доллар күләмендә акчалата приз тапшырылган булса, икенче-өченче урынны яулаучылар өчен дөньяның теләсә кайсы югары уку йортында белем алу мөмкинлеге ачылды.
Әле кайчан гына Геннадий Хазанов «Пусть говорят» тапшыруына килеп: «Татар кызларының бу җиңүе «великорусский шовинизм» дигән күренешнең булмавы турында сөйли», - дип чыгыш ясаган булса, бу юлы рус телле төрле интернет-форумнарда моның киресен исбатларга тырышучылар күзгә бәрелеп тора. Күбесе, ни өчендер, кызның кабарынкы иреннәренә бәйләнә, арада ул иреннәргә карата төрле оятсыз сүзләр ычкындыручылар да бар. Хәер, руслар үзләре әйтмешли: «О вкусах не спорят».

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading