16+

Бүген автомобиль шаккатмалы әйбер түгел

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шәһәр Думасы сессиясендә Казанда юл-транспорт бөкеләренә каршы җитди рәвештә көрәшергә чакырды.

Бүген автомобиль шаккатмалы әйбер түгел

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шәһәр Думасы сессиясендә Казанда юл-транспорт бөкеләренә каршы җитди рәвештә көрәшергә чакырды.

Әлеге бурычны үтәү җиңелләрдән булмаячак. Башкалада теркәлгән транспорт чараларының саны 307 мең берәмлектән артты. Моның өстенә, шәһәргә көн саен 35-40 мең автомобиль килеп китә. Казанның үзәк урамнары тар. Шәһәр үзәгенә 100 мең автомобиль керә, шуның 33 меңе үзәктәге урамнарда көн дәвамында диярлек калдырыла. Нәтиҗәдә юллар тагын да тарая. 13 урында юл-транспорт чишелеше төзелсә һәм автопаркинглар санын 50гә җиткерү ниятләнелсә дә, мэрия, алдагы елларда бөкеләрдән котылып булмас, дип шикләнә. Чөнки юллар һәм автопаркинглар төзелеше автомобильләшү шаукымы тизлегеннән калыша.
Чистай белән Әмирхан урамнары киселешендә ике катлы юл-транспорт чишелеше төзелеше бара. Чистай урамы буенча узучы күпер-эстакада файдаланыла инде. Ләкин биредә төзелеш тәмамланмады әле: Четаев белән Әмирхан урамнары киселешендә җәяүлеләр өчен җир өсте юл кичүе төзелә. Шушы төзелеш мәйданы тирәсендә иртә-кич барлыкка килә торган бөке инде тәмам баш авыртуына әйләнде.
Автоинспекторлар фикеренчә, кагыйдәләрне үтәмәү, юл хәрәкәтендә үзара ихтирам җитмәү дә бөке тудыра яки бөкедәге тыгылышны тагын да катлауландыра. Мэрия шәһәрдә юл-транспорт бөкеләрен киметүнең бер чишелешен үзәктә урнашкан югары уку йортларының эш-дәрес сәгатьләрен үзгәртүдә күрә. Шушы хактагы тәкъдим Татарстан Президентына да ирештерелгән. Вузлар ректорлары советы мәсьәләне өйрәнәчәк. Студентларның иҗтимагый берләшмәләре «Бер көн - автомобильдән башка» акцияләре үткәрсеннәр иде. Бәлки, бу башлангыч популярлашып китәр?!
Казанда транспорт хәрәкәтен яхшырту буенча фикер-тәкъдимнәрне шәһәр башкарма комитетының транспорт комитетында ачылган 275-30-50 «кайнар элемтә» телефоны аша җиткерергә мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading