16+

Бүген булмаса, иртәгә явар...

Ялларда, болытлар бик куерып йөргәч, күбебез яңгырлар явуына бик өметләнсәк тә, мондый бәхет бөтен кешегә дә тәтемәде, яңгыр тагын сайлап кына яуды. Ярославльне су басып китсә, бездә күп җирдә шул бер-ике тамчы гына төшкәләде. Аеруча авыл халкы борчыла: уңышка зыян килә бит. Ә өмет бетми үзе - бүген яумаса, бәлки,...

Ялларда, болытлар бик куерып йөргәч, күбебез яңгырлар явуына бик өметләнсәк тә, мондый бәхет бөтен кешегә дә тәтемәде, яңгыр тагын сайлап кына яуды. Ярославльне су басып китсә, бездә күп җирдә шул бер-ике тамчы гына төшкәләде. Аеруча авыл халкы борчыла: уңышка зыян килә бит. Ә өмет бетми үзе - бүген яумаса, бәлки, иртәгә явар?!.
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе биргән мәгълүматларга карасак, бүген яңгырлар явуы көтелми әле, аяз һава саклана. Һава температурасы да рәхәт кенә - 20-25 градус җылы. Ә менә 5 июнь төнендә аз булса да яңгыр яву ихтималы бар үзе. Температурага килгәндә, 7-12, көньяк районнарда 16 градус җылы. Көндез дә яшенле яңгыр булырга мөмкин. Бик эссе дә булмаячак, синоптиклар нибары 16-21 градус кына җылы вәгъдә итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading